“Яңалыклар” бүлегендә эшләүче Зөлфия Гыйлметдинова “Болгар радиосы”ннан китә. 15 ел буе эшләгән радиодан ни өчен китүе, кайда эшләячәге турында Зөлфиянең үзеннән сораштык.
“Радиода эшләвемә 15 ел булган икән инде. Татар журналистикасы факультетында 4нче курста укыганда, “Болгар радиосы”на практика үтәргә килгән идем. Шуннан бирле күңелемә якын, рәхәтлек бирә торган эш белән шөгыльләндем. “Яңалыклар” хезмәтендә эшләү үзен сиздерә: кайчандыр күләмле, эчтәлекле мәкаләләр, хәтта әле хикәяләр язарга сәләтле каләмем мине «тыңламый» башлады. Озын, тәэсирле, образлы җөмләләр язу авырлашты. Күңелемдә бушлык урнашуын тойдым. Шуңа басма матбугатка кайтырга карар кылдым. Күптән яратып укыган «Сәхнә» журналы җитәкчелеге тәкъдимен кабул иттем. «Радио» дигән гаиләм, күп еллар терәк булган хезмәттәшләремне, «Яңалыклар» хезмәтен, микрофонымны, радиотыңлаучыларымны бик сагынырмын… Әмма ялсыз эшләүче радиодан кайтып керә алмаган әниләрен көткән балаларым өчен бу адым — иң уңай карар булыр дип уйлыйм”, — диде безгә Зөлфия Гыйлметдинова.
Зөлфиягә яңа эшендә уңышлар телибез!
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zlfiya-gyylmetdinova-ni-chen-bolgar-radiosynnan-kit