Әнисенең муенына чәнечке терәгән

Уфа полициясенә 70 яшьлек карчыктан хәбәр килгән. Пенсионер улының аңа физик җәза белән янавын әйткән. Пенсионерның үз улы белән фатирда бергә яшәве ачыкланган. Алар еш кына ирнең вакыт-вакыт исерткеч эчемлекләр куллануы аркасында ачуланышкан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә алар арасында чираттагы ызгыш килеп чыккан. Хатын, кибеттән сөт һәм икмәк сатып алып, өенә кайткан. Улына әнисенең сумкасында аракы да булмавы ошамаган. Ир, аш-су бүлмәсеннән пычак алып, әнисенә кадау белән яный башлаган. Хатын полиция чакырткан.  

Моңа кадәр дә эчкече улының, әнисенә ачуланып, аның муенына чәнечке терәгәне булган.  

Җинаять кылуда шикләнелүче 40 яшьлек уфалыны тоткарлаганнар. Аңа карата «үтерү белән янау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34836

Бәйле