«Баламны ике көн газапладыгыз!»

Малайны ни өчен шунда ук операциягә алмаганнар? Кайгыдан нишләргә дә белмәгән ата-ана дөреслек эзли.

10 октябрьдә төшке аштан соң Cибайда яшәүче 7 яшьлек Илшат (исеме үзгәртелде) эче авыртуга зарлана. Кичкә таба бала коса башлый. Әти-әнисе аны дәваханәгә илткәч, аңа ротавирус инфекциясе диагнозы куйганнар һәм өенә озатканнар.

Өйдә сабыйның хәле тагын да начарлана. Иртән баланы түләүле УЗИга илткәннәр, чөнки алдагы көнне дәваханәдә аларга узист инде килмәячәген белдергәннәр.

Көндез баланы яңадан дәваханәгә китергәннәр, анда аңа башта капельница куйганнар һәм алты сәгатьтән соң гына операциягә алганнар. Операция 21.20 сәгатьтә башлана һәм 2,5 сәгать дәвам итә. Аппендицит шартлаган…

Соңрак табиблар баланы реанимациядә калдырырга кирәклеген әйткән. Ә тагын ике сәгатьтән соң, 02.05 сәгатьтә, малайның әти-әнисенә баланың үлүе турында хәбәр иткәннәр.

Баланы җирләгәннән соң кайгыдан нишләргә дә белмәгән әти белән әни хирургка килгән. Ул баланы «күзәтергә» уйлавын әйткән, шунлыктан озак вакыт операциягә алмаган. Баш табиб исә малайда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыгын әйтә, димәк, ул күптән түгел генә чирләгән һәм аның үлеме коронавирустан соңгы нәтиҗә булуын раслый.

Хәзер инде малайның туганнары бу хәл буенча хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2021-10-28/balamny-ike-k-n-gazapladygyz-2564456

Бәйле