Ирем җәй буе бер хатын белән типтергән икән…

Ирем белән яшьли өйләнештек: миңа – 20, аңа 19 яшь иде. Ике бала үстерәбез. Бергә яшәү дәверендә низаглар булмады түгел. Араларны каенана шактый гына бозды.

Әнисе сүзеннән чыкмавы аркасында гел тавыш чыга иде. Елга бер тапкыр сабырлыгым тәмам бетеп, бала белән әниләргә китә идем.

Икенче сабыебыз туганчы, бик каты талаштык. Болай ук зурга киткәне юк иде. Һаман да шул әнисе кысылды. Инде аерылышырбыз дип тә уйлаган идем. Тик ирем ялварыплар сорагач калырга булдым. Алай гына да түгел, малай алып кайтуымны сорады. Озак та үтмәде, балага уздым. Малай буласын белгәч, иремнең шатлыгы эченә сыймады.

Йөклелек чоры кызу җәйгә туры килде. Без алтынчы катта яшибез, лифт эшләми, фатирга менеп йөрү бик кыен. Шуңа күрә кызым белән көзгә кадәр авылга кайтып китәргә булдым. Ә ирем, эш кешесе булгач, өйдә берүзе калды.

Көз якынлашты. Тик ирем безне шәһәргә алып китәргә ашыкмады. Баксаң, ул җәй буе бер хатын белән типтергән икән. Типтергән генә түгел, хәтта бергә яшәгәннәр дә. Ул бездән түбәнрәк катта яшәүче, ирсез бала тәрбияләүче җилбәзәк хатын булып чыкты. Моны белгәч, өйгә кайту теләге юкка чыкты. Яраткан кешемнең хыянәтен кичерү мөмкин хәл түгел иде. Баламны да район үзәгендә генә таптым. Ә ул хәлебезне дә белмәде, хәтта шалтыратмады. Шулай итеп, ике балам белән авылда калдым.

Беркөнне эшендәге хезмәттәшенә шалтыратым барысын да сораштым. Ирем бик нык эчә башлаган. Шәһәргә кузгалдым. Безнең арада бик җитди сөйләшү булды. Ул миңа барысында ничек бар шулай сөйләп бирде. Үкенүен әйтте, гафулар үтенде. Балаларымның әтисе бит, нишлим соң? Гаиләне саклап калырга булдым. Тик яралы йөрәк белән яшәве бик авыр икән. Тыштан караганда, без – бәхетле гаилә. Ә йөрәгем яна. Мин аны күрә алмыйм. Алга таба ничек яшәргә?..

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/iremne-kr-almyym

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий