«Берничә көн еладым да еладым. Мин бит гомерем буе улым өчен яшәдем»

Әнинең әнисе дә, әтинең әнисе дә кара көз якынлашканда кыш чыгарга безгә ки­ләләр иде. Ул вакытта өйләр утын ягып, мич белән җылытыла. Ялгыз яшәгәч, аларга мич­кә ягулары да авыр булгандыр инде. Без дә авылда яшибез үзе, ләкин без­нең авыл тирә-юнь­дә иң зурлардан санала.

Элек хәтта район үзәге булган ул. Әти бер оешманың җитәкчесе. Өебез ташкүмер белән җытытуга көйләнгән. Әни больницада эшли. Өйгә, арып-талып, кич кенә кайта. Ике әби дә аның кайтканын көтеп утыралар. Утырып чәй эчеп ал­ганнарын хәтерлим, әмма аш, ботка яки коймак булса да пешергәннәре булмады. Әни эшкә киткәндә алар йоклаган урын-җирләрне җыеп, чәй эчәргә тәмле камыр ризыкларын табынга куеп калдыра иде. Ураза вакытында да шулай. Башта аш өс­тәленә барлык ризыкны тезә, аннан әби­ләрне сәхәр ашарга уята. Күпме хезмәт, күпме сабырлык-түземлек, күпме киң күңеллелек сорый торган эшләр бит бу! Ул чор кешеләренең барысы да олыларга карата шундый игътибарлы, ихтирамлы булдымы икән?.. Хәзер улың өйләнсә, үзең “килен”гә әйләнәсең. Менә мин дә баламны берүзем үс­тердем. Әтисе эчә, тәмсез телле иде. “Улым боларны күреп үсәргә тиеш түгел”, — дип уйладым да, аерылырга гариза яздым.  

Улым бик акыллы булып үсте. Ике эштә эшләп, югары белем алырга булыштым. Аннан әйбәт кенә эш тапты. Андый егетләрне кызлар бик тиз күреп ала. Минекенә дә ия табылды. Башта шул кыз белән язылышмыйча минем янда яшәделәр дә, бер айдан чит фатирга чыгып киттеләр.   Берничә көн еладым да еладым. Өйне җыештырмадым, ашарга пешермәдем. Мин бит гомерем буе улым өчен яшәдем. Ә монда күңелдә бушлык барлыкка килде. Бүлмәдәш хезмәттәшем суырылып калган йөземә карап: “Песиебезнең бер баласын беркая урнаштыра алмыйбыз, зинһар, үзе­ңә ал”, — дигәч, “юк” дип әйтергә базмадым.  

Шулай итеп, өйдә миңа иптәш барлыкка килде. Песи баласы белән бергә йоклыйбыз. Ул мине ишек төбенә килеп озатып кала, каршы ала. Зарларымны, колагын торгызып, тыңлый. Миңа мондый тормыш хәтта ошый баш­лады. Шулай яшәп ят­канда улым чылтыратып: “Әни, без кире кайттыйк әле, бер айдан оныгың туарга тора, ковид аркасында бөтенебезне өйдән эшләүгә күчерәләр, бала булгач, фатирга түләү дә артачак”, — диде. Үз балаңа “юк” дип ничек әйтәсең инде?!  

Бергә яши башладык. Башта килен мин корсаклы дип, аннан бала карыйм дип берни эшләмәде. Мин ашарга пешерәм, савыт-саба юам, өй җыештырам. Килен беркөнне: “Бу йонлач песиеңне бүлмәңдә тот, шунда ашат”, — диде. Имеш, балада аллергия башлануы бар. Бүлмәмә кердем дә еладым. Җанлы песи бит ул, уенчык түгел, фатир буенча йөрергә гадәтләнгән. Чыгармасаң, хәзер ишекне тырный башлый. Инде эшкә чыгып китәр алдыннан, песи белән бер-бер хәл кыла күрмәсеннәр дип, курка башладым. Җитмәсә, киленнең әнисе дә чылтыратып: “Кодагый, сиңа бала жәлме, песиме?” — диде, ачулы тавыш белән. Мин нинди йөрәк белән песине урамга чыгарып җибәрергә тиештер инде?..

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34831                                                                                                                                      Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле