Сәүдә үзәгенә QR-кодсыз кемнәр керә ала?

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу уңайдан ачыклык кертте.

Сәүдә үзәкләренә хәзерге вакытта QR-код белән генә керергә мөмкин. Ә хезмәткәрләргә, коронавируска каршы медицина күрсәтмәләре буенча вакцина ясатмаган очракта, QR-кодсыз да эш урынына керә ала, дип аңлатты Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

“Мондый хезмәткәрләр эш урынына керергә хокуклы. Бездә вакцинациядән баш тарткан кешеләрне генә эштән читләштерергә рөхсәт ителә”, — диде Марина Патяшина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы атнада республикада коронавирус белән авыручылар саны 27 процентка арткан. Марина Патяшина билгеләп узганча, үсеш соңгы 6 атнада күзәтелә: 38 процент, 28 процент, 27 процент. Саннарда карасак, үсеш 813 тән 1035 кә җиткән. Моңа салкын тиеп авыручылар да өстәлә. Андыйларның саны атна саен 25-27 мең тирәсе тәшкил итә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/qr-kodsyz-sd-zgen-kemnr-ker-ala

Бәйле