Миңа – 28 яшь. Хатыным белән 6 ел яшибез. Улыбызга 3 яшь тулды. Хатынның беренче иреннән 14 яшьлек кызы бар. Ләкин мин аны үз кызым кебек яратам, якын күрәм.
Матур гына яшәп ятканда, әллә нәрсә булды. Һич уйламаганда, кызым миңа игътибар күрсәтә башлады. Гел үбешергә үрелә, кочаклаша, минем кулларны күкрәгенә куярга маташа. Мин аңа үрелергә ирек бирмим анысы. Ләкин, икенче яктан, балага наз, игътибар кирәк. Артык кырыс булып үпкәләтермен дип куркам.
Үзе белән сөйләшеп карадым. Үзенә тиң булырдай егет табарга киңәш иттем. Тыңлап та тормады, психланып бүлмәсенә кереп китте. Хатынга сөйләмәдем, чөнки йөрәге авыру. Аллаһ сакласын.
Хатын хастаханәдә эшли. Бервакыт төнге сменага эшкә китте. Балалар белән өйдә калдым. Йокыга китеп барам дигәндә, яныма кызым килеп ятты. “Синең белән ятып торыйм әле”, — ди бу. Терәлешеп ятмаска дип, стенага таба күчеп яттым. Йокыга кителгән. Берзаман бу штаныма “кереп” китмәсенме! Ничек сикереп торып, тиргәп атканымны да хәтерләмим! Кыз елап үзенә кереп китте. Төне буе йоклый алмыйча яттым…
Кызым белән кабат сөйләшүдән файда юк. Телефонга төшерү дә ахмаклык. Өстәвенә аңа ышаныч юк, теләсә нәрсә уйлап чыгарырга да мөмкин ул. Утырырсың аннары “читлек”тә. Хатынга да сөйләргә ярамый, йөрәге өчен куркам. Нәрсә эшлим?
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/14-yashlek-gi-kyzym-byln