Татар җырчысы — хастаханәдә

Исән-сау гына терелеп чыксын. Аллаһы Тәгаләм ташламасын.

Җырчы Рәниф Вахитов, коронавирус йоктырып, хастаханәдә ята. «Бар татар илен гизеп чыккан халык жырчысы Рәниф Вахитов, үпкәсенең 72 проценты зарараланып, хастаханәдә ята. Горур егет хастаханәсен дә, палатасын да әйтмәде», — дип хәбәр итә инстаграмда алып баручы Гамил Нур.

Җырчы Гамил Нур белән ватсап аша язышкан. «Яшисем килә, Гамил дус. Шундый яшисем килә. Ташлама, дустым», — дигән ул.

«Исән-сау гына терелеп чыксын. Аллаһы Тәгаләм ташламасын. Илаһи Аллам, үзәкләргә үтеп җырлый, чын йөрәге белән. Терелсен иде берүк»;

«Җиңеллек белән савыгырга язсын»;

«Аллаһы боерса, тереләчәк! Дога кылып, Аллаһыдан сорыйбыз! Тизрәк савыксын милләттәшебез, дустыбыз», — дип, инстаграмда Рәнифкә изге теләкләр юллаганнар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatar-yrchysy-khastakhand-pksene-72-zararlangan

Бәйле