«Мингазов» кавер-төркеме: «Артистлардан рөхсәт сорамыйбыз»

«Мингазов» төркеме эстрада дөньясында 2018 елда барлыкка килде. Бу – Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар.

Команда юкка гына төркем солисты фамилиясе белән аталмаган. Яшь башкаручыга проектны оештыручылар зур өметләр баглый. Төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев Әлмәт шәһәрендә туган. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган.

— Ильяс, төркемгә ничек эләктең?

— Проектның продюсеры Роман Тушев шалтыратып: «Ильяс, сине бер проектка вокалист итеп чакырам. Әгәр кызык дип тапсаң, студиябезгә кил. Үзең белән бик яхшы баянчыны да ал”, — диде. Мин бер дә уйламыйча ризалаштым. Студиягә баянчы дустым Рүзәлне белән икәү бардык. Шулай итеп, матур гына эшләп киттек. Беренче зур чыгышыбыз Татарстанның атказанган артисты Илназ Сафиуллинның туенда булды. 

— Төркем составында кемнәр бар?

— “Мингазов” төркеме — бер зур гаилә. Безнең продюсер — Роман Тушев. Саунд-продюсер — Юрий Фёдоров. Тавыш режиссёры — Александр Шаров. Барабанда Тимур Сапаров уйный. Гитарист — Денис Кузьмин. Баянда – Рүзәл Зиатдинов.

— Бу төркемгә танылу өчен килдеңме?

— Танылу өчен генә дип әйтсәм, бер дә дөрес булмас. Хәзерге вакытта безнең буын татар җырларын тыңламый башлады. Минемчә, бу — зур проблема һәм аны хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә без барлык иске һәм яңа җырларга яңа сулыш биреп, аларны яңача тамашачыларга тәкъдим итәбез.

— Ильяс, ни өчен “кеше” җырларын җырлыйсыз? 

— Без – коммерцияле проект. Ягъни максатыбыз – төрле бәйрәмнәрдә акча эшләү. Илһам Шакиров заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр иҗат ителгән һәм халык күңелендә уеылып калган хит җырларга яңа аранжировкалар ясыйбыз. Хәзерге вакытта репертуарыбызда 60тан артык җыр бар. Безне Татарстан районнарына гына түгел, Россиянең төрле төбәкләренә дә чакыралар.

— Артистлардан рөхсәт сорыйсызмы?

— Бер артисттан да рөхсәт сорамыйбыз, чөнки без – кавер-төркем. Кавер – теге яки бу артистның җырын яңартып җырлау дигәнне аңлата.

— Кавер җырлаганда, нинди кыенлыклар белән очрашасыз?

— Тулаем алганда, бернинди кыенлыклар да юк. Төп бурычыбыз — җырга кызыклы, заманча, яңа аранжировка ясау, идея уйлап табу. Без бик күп җырлар тыңлыйбыз, зур игътибар белән сайлыйбыз. Ә инде репетиция вакытында барысын да уртага салып сөйләшәбез, фикерләшәбез. Яңа авазлар өстибез, нидер үзгәртәбез, темпны киметәбез яки көчәйтәбез һәм башкалар.

— Чибәр егеткә кызыгучылар күптер. Сөйгән ярың бармы? 

— Әйе, кызыгучылар күп, бу сер түгел. Ләкин хәзер минем төп теләгем — карьерамны үстерү, гаиләмне аякка бастыру. Шуңа күрә кызлар белән йөрү мәсьәләсен әлегә читкә куеп торам.

Ильяс Минһаҗев яшь булуына карамастан, төрле республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулаган. 2020 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Барс Медиа Груп” компаниясе оештырган «Яңа йолдыз» телевизион-вокаль проектының суперфиналисты булды. Үзенең табигый сәләтен оста куллана егет. Моңлы тавышы, харизмасы, ташып торган эчке энергиясе һәм ихласлыгы белән җәлеп итә ул. Көн саен үзенең хыялын тормышка ашыру өстендә эшли, куйган максатларына ирешә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/mingazov-kaver-trkeme-artistlardan-rkhst-soramyybyz

Бәйле