15 яшьлек кыз бала икенче тапкыр әни булачак?

Бу хакта ул гинекологка баргач белгән.

Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек кыз бала икенче тапкыр әни булачак. 7нче сыйныфта укучы кыз бу хакта очраклы рәвештә, балалар поликлиникасында планлы медицина тикшерүе вакытында белгән.

Беренче сабыен яшь ана ярты ел элек чамасы тапкан. Баласына хәзер 7 ай. Ягъни бәби тапканнан соң да ике ай узуга укучы янә балага узган. Шунысы да бар, балаларның әтиләре бер үк кеше түгел. Табиблар укучы баланың көмәнле булуын хокук сакчыларына да хәбәр иткәннәр. тикшерү ачыклаганча, икенче баланың әтисе — 26 яшьлек сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче егет. Әлбәттә, балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә керүе өчен егеткә карата җинаять эше ачылган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/15-yashlek-kyz-bala-ikenche-tapkyr-ni-bulachak-ikenche-egettn
Фото интернеттан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий