Дүрт бала анасы юкка чыккан…

Уфага акча эшләргә киткән 38 яшьлек Рахель Абзалилова кая булыр?

Якыннары аның юкка чыгуы турында белдергән. Бу хакта белдерү Уфаның социаль челтәрләренә барлыкка килде.

Гаиләнең дусы Вадим Волков сүзләренә караганда, хатын тумышы белән Ырынбурдан. Август аенда Рахель Уфага акча эшләргә киткән, шуннан бирле аның турында берни дә билгеле түгел. Югалган кешенең телефоны киткәннән соң сүндерелгән.

— Август аенда китте дә югалды. Кая киткән һәм кайсы эшкә — билгеле түгел. Аны өендә дүрт баласы көтә, аларны әнисе карый. Аның әнисе генә бар. Без әлегә полициягә хәбәр итмәдек, социаль челтәрләр аша үзебез эзләргә тырышабыз, — ди ир.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-11-05/d-rt-bala-anasy-yukka-chykkan-2572119

Бәйле