Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кертелергә мөмкин булган чикләүләр хакында игълан итте.
Тагын ике атнадан Татарстандагы җәмәгать транспортында коронавирус инфекциясенә каршы ясалган вакцинадан соң бирелә торган QR-код, коронавирус йоктырып, терелү хакында белешмә яисә вакцина ясарга ярамау хакында медицина белешмәсе белән генә йөрергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, вакцина ясатмаган яисә вакцина ясату ярамаган медицина белешмәсез 60 яшьтән өлкән гражданнар җәмәгать транспортында бушлай йөри алмаячак.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-mgat-transportynda-qr-kod-beln-gen-yrep-bulachak