Өч баласын ялгыз үстерүче Илдар Гыйльфанов: «Сабыйлар хакына көч табам»

Ул – балаларына әти дә, әни дә.  Өч баласын кешедән ким-хур итмәс өчен тырышып яши. Зөһрәсе белән гаилә коргач, Илдар бәхет диңгезендә йөзә. Үз гаиләсе булганга сөенеп туя алмый. Сөенмәслек тә түгел – бәхетләрен түгәрәкләп, бер-бер артлы өч сабыйлары дөньяга килә. Тик бәхетле мизгелләр озакка бармый. 34 яшьлек Зөһрәдә яман чир табалар.

– Өйләнешкәч, без Чаллыда яшәдек. Хатыным белән тату тордык. Тормышыбыз җитеш иде. Ниләр булгандыр инде… Әллә күзләр тигәнме, билгесез. Хатынымның кинәт авырып китүе дөньяның астын өскә китерде. Ахыргача аны югалтырмын дип уйламадым. Үзе дә: «Яшим әле мин», – диде. Тик ике атнадан безне ятим итеп китеп барды, – дип искә ала Илдар.

Ул чакта табиблар, хатынның күңелен төшермәс өчен, бар дөресен әйтмәгән икән. Ел ярым яшисең әле, дип кайтаралар. Ире, озак калмаганын белсә дә, хатынына бу хакта сиздерми. Киресенчә, тереләсең дип өметләндерә. Хәле бик авырайгач кына, Зөһрә актык сүзен әйтә: балаларны ташлама, ди. Илдар шул әманәтне үтәп яши дә инде. Өч баласына әниләре юклыгын сиздермәскә тырышса да, сабыйлар әниләрен бик сагына икән.

– Кулымда өч бала калды. Бик авыр вакытларым иде. Нишләргә дә аптырадым. Моңарчы гел әниләре тәрбияләде бит аларны. Мин исә бала карауның ни икәнен дә белмәдем. Балаларым кечкенә иде. Олы кызым Алиягә – 7, Азалиямә – 3 яшь, улым Гаделгә яшь ярым гына иде әле. Авыр чагымда туганнарым ярдәм итте. Әтием Котдус, сеңлем Гөлчәчәк, апам Гөлнара белән җизнәм Фәнис терәк булдылар. Балаларымны туган авылым Яңа Бүләккә алып кайтып киттеләр. Бераздан әтием район башлыгына йомыш белән кергәч, минем хакта әйтә. Фаил Камаев исә: «Иске Дөреш авылында буш торучы йорт бар, улыгыз шунда күчмәсме?» – дип сорый. Безгә шул кирәк тә. Бик теләп күчендек. Моның өчен без район башлыгына бик рәхмәтле, – ди Илдар.

Хәзер инде олы кызы 4 нче сыйныфта укый. Укытучылары мактап кына тора икән үзен. Азалия белән Гадел балалар бакчасына йөри. Әтиләре сабыйлары хакына тәмле ризыклар пешерергә дә өйрәнгән.  Өйне дә тәртиптә тота.

– Башыңа төшсә, өйрәнәсең икән. Камыр ризыклары да пешерәм. Балаларым коймак, пиццаны яратып ашый. Шуңа аларны еш пешерергә туры килә. Тәмсез дигәннәре юк. Бик яраталар, – ди Илдар.

Иске Дөрешкә кайтып төпләнгәч, Илдарга кем генә ярдәм итми. Сабыйларга капчык-капчык киемнәр, ризыклар да алып киләләр. Хәтта бер белмәгән кешеләр ирнең банк картасына акча сала. Илдар һәркемгә рәхмәтле. Әмма гаиләнең матди ягы ныклы булсын өчен, үзе дә тик тормый.

– Тормышымның бар яме – сабыйларым. Алар бәхетле, сау-сәламәт булсын дип телим. Кайчакларда күңелем дә тула. Зөһрәмне уйламаган чагым юк. Бик сагынам. Тик бернишләп булмый. Йөрәктәге хисләрне читкә куеп, үз-үземне кулга алам. Елап утырып кына дөнья бармый. Балаларым бар. Алар мине яшәтә дә инде. Аларга яхшы тәрбия бирәсем, чын кеше итеп үстерәсем килә, – ди ул. – Тормышта без уйламаган хәлләр килеп чыга. Алар безне сынау өчен бирелә. Әмма югалып калмаска кирәк. Мин булдырам, дип яшәгез! Язмышларны үзгәртеп булмый. Шуңа риза булып, яшәргә дә яшәргә инде хәзер. Иң мөһиме – балаларым игелекле булсын иде. Ә мин алар өчен барысына да әзер!

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/67283/

Бәйле