«Кызымның оныкларын үстерәсе бар әле»

Әгерҗе районының Исәнбай авылында гомер итүче 83 яшьлек Илгизә Сабитованы язмыш ничек кенә сынамый. Ул үзенең иң газиз кешеләрен югалта. Ике баласын, ирен, энесен, сеңлесен, киявен дә җир куенына сала. Сынарлык, сыгылырлык, язмышка үпкәләрлек була. Әмма кайгыларны җиңәргә кызы белән киявенең ятим калган өч баласы булыша. Алар яшәргә көч бирә аңа.

– Үлгән артыннан үлеп булмый икән ул, кызым. Ирем Заһит белән гаилә корып, ике бала үстергәндә бер дә үзебездән алда балаларны югалтырбыз дип уйламаган идек, – дип сүзен башлады Илгизә апа. – Язмышыңа каршы килеп буламы соң? Аллаһы Тәгалә кайгысын да бирде, сабырлыгын да кызганмады. Күп сөйләшәм, эчемдәге тышымда. Хәсрәтемне бергәләп бүлешүчеләр дә, җылы сүз белән юатучылар да күп булды.

Илгизә апаның иң элек 35 яшендә улы фаҗигале төстә вафат була. Бөтен гаиләләре өчен зур хәсрәт, Әгерҗе халкы өчен башка сыймаслык хәбәр була ул. 1 майда 35 яшен тутырган ир 3 майда кеше кулыннан үлеп китә.

– Гаепле кешене утырттылар. Мин артыннан йөрмәдем. Балам булмагач, үтерүчегә җәза сорап йөрүдән ни файда соң? Шөкер, ике баласы буй җитте, аларның үз тормышлары инде. Кызымны 45 яше тулганчы югалттым. Табиблар «йөрәк» диде. Йоклаган җиреннән тормады. 2009 ел иде бу. Өч баласы калды. Ул чакта киявем дә авырып йөри иде. Бармаган табиблары калмады. Ашказаны белән интекте. Кызым үлеп, ике ел узгач, киявемне дә югалттым, – ди Илгизә апа. – Алар бик матур яшәделәр. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде. Өч балалары булды. Уллары, аның артыннан игезәк кызлары туды. Сабыйларны үзем үстердем. Хәсрәтләремне әнә шул балалар оныттырды.

Илгизә апа киявеннән соң ирен дә югалта. Ул да фаҗигале үлем белән китеп бара. Аннан соң бер-бер артлы энесе, сеңлесе вафат була.

– Баштарак балаларым төшемә кергәләде. Алар миңа өндәге кебек күренәләр иде. Балаларны төштә күрсәм, бөтен тынычлыгым югала. Җаным бәргәләнә, күңелем тула. Сабыр булырга тырышсам да, бәгырь кисәкләремне ничек онытыйм соң? Карынымда йөрткән, иркәләп үстергән сабыйларым бит алар… Хәзер инде йокларга ятканда догаларымны укыйм да, төшемә кермәгез, үземнең сезнең янга барыр вакыт җитте, дим. Кермиләр. Сагынуларым да кимеде инде. Яннарына барасы бар дип үземне тыныч тотам, – ди Илгизә апа.

Тик әле дә яшәү теләге көчле. Кызы Раушаниянең олы улы үз тормышы белән матур гына яши. Кызларның да берсе кияүдә. Икенчесенең тормышы барып чыкмаган. Ул, иреннән аерылып, кызы белән әбисе янына кайтып урнашкан.

– Оныгымның баласы өчен өзгәләнәм. Безгә кайтканда ике яшь кенә иде аңа. Быел укырга керә инде. Шул балага укырга булыша алсам иде, дим. Бик яратып, кадерләп үстерәбез үзен. Оныкларның балаларын күрәм дә, кызым ничек шатланыр иде, дим. Раушания аларны сөеп туя алмас иде. Әнә шуңа да сабыйларга әбиләре бирәсе җылыны да бирергә тырышам. Шуңа яшимдер дә мин, – ди ул.

Илгизә апа зарланып, елап утыра торганнардан түгел икән. Күз яшьләрен кешегә күрсәтмим, ди. Дус кызлары, күршедә генә ир туганы яши икән. Авыр вакытта алар белән серләшә. 83 яшендә булса да, сыер тота икән әле.

– Гомерем буе фермада эшләдем. Сыер саудым. Ничек инде сыерны бетерим, ди? Үзем савам әле. Рәтем барда бетермәскә дип торам. Элек абзарыбыз тулы мал иде. Әкренләп кимеде инде. Шулар белән юанганмын да инде мин. Эш булса, борчуларың онытыла бит ул, – ди Илгизә апа. – Башкаларга бер теләк – бала хәсрәтләрен күрмәсеннәр иде. Бик авыр хәл. Гомерең ахырына кадәр йөрәктә йөртә торган яра ул. Шуңа да тормыш юлын үткәндә сабырлыкны күп сорарга кирәк. Ансыз яшәп булмый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/60808/

Бәйле