Җырчы МакSим комада булганда ниләр кичерүе турында сөйләгән.

Коронавирус авыруының никадәр куркыныч икәнлеген ишетеп кенә түгел, күпләребез үзебездә тоеп та белә хәзер. Әлеге чир кагылмаган берәр гаилә калды микән?.. Берәүләр үзләренең авыруын сизми дә калса, икенчеләр якыннарын мәңгегә югалтты. Әйе, авыру кешенең яшенә дә, сәламәтлегенә дә, җәмгыятьтә нинди урын биләвенә дә карамый. Никадәр күренекле кеше авыру аркасында вафат булды бит…

Яшьләрнең яраткан җырчысы, бик күп матур хитлар авторы МакSимның ковид йоктырып, озак кына комада ятуын күпләр белә. Киңкүләм мәгълү­мат чараларында көн саен диярлек аның турында хәбәрләр чыгып торды. Хәтта яшь җырчының исән калу мөмкинлеге бик шикле булуы турында язучылар да булды. Бәхеткә, популяр җырчы үлем тырнагыннан ычкына алды. Тиздән ул комада вакытта ниләр кичерүе турында интервью да бирде.
МакSим авырыр алдыннан Казанда концерт куйды. Әлеге чара вакытында ук тамашачы аның белән нидер булуын сизгән иде инде. Соңрак, чыннан да, җырчы 38 градус тән температурасы белән концертта чыгыш ясавын әйтә. МакSим белдерүенчә, ул Казанда концерт куюын юньләп хәтерләми дә. Өйгә кайту белән шәхси клиникага мөрәҗәгать иткән ул. Әмма аңа ярдәм итә алмаганнар, аннары ашыгыч рәвештә Мария Максимованы Мәскәүнең ЭКМО аппараты булган 52нче клиник дәваханәсенә озатырга туры килгән. Нәкъ менә шушы катлаулы техника җырчыны коткарырга ярдәм иткән дә инде.
Тик дәвалау вакытында урындагы табиблар икенче бер зур проблемага юлыккан: МакSим медикамент комасыннан берничек тә айный алмаган.
“Икенче дөнья”га китеп баручы кешенең нәрсә хис иткәнен эстрада йолдызы яхшы белә хәзер.
“Хәзер мин үзем өчен төгәл беләм: табутның капкачы ябылганда тормыш тәмамланмый, башлана гына, — ди МакSим. — Мин бөтен­ләй башка чынбарлыкка эләктем, һәм минем төгәл аңым бар иде. Безнең Җирдә булуыбыз “теге” дөньяга караганда чынбарлыкка ныграк якын.
Мин очтым: ниндидер шәфәкъ, ниндидер җылылык… Шулвакыт ниндидер рухани тавышы ишетелде. “Мин үләм, миңа рәхәт”, — дидем аңа. Дәваханәгә ятканда мин бөтенләй үләргә җыенмый идем! Мине бик тиз дәваларлар да чыгарырлар, дип уйладым. Ә комада кинәт тынычлык барлыкка килде, үлемнән курку булмады. Әлеге рухани: “Күккә юл синең өчен әлегә ябык”, — диде. Мин ниндидер сәер кабинада аска төшә башладым. Анда кыш иде. Ниндидер кешеләр бер-берсенә салкын су сибә башлады. Бераздан мине дә шул су белән коендырдыдар, ләкин миңа салкын булмады. Ә мин көләм: “Мин сезнең барыгызны да беләм. Җитте, киттем мин”, — дидем. Шулвакыт: “Күрәсең, аның өчен дога кылалар”, — дигән сүзләр ишетелде…
Марина соңыннан белүенчә, аның ясалма комада ике тапкыр йөрәге туктаган.
“Минем арттан ниндидер кеше­ләр килде. “Синең белән саубуллашырга телиләр”, — диде алар. Без яңадан кояш чыккан өске катка мендек. Һәм кинәт алар ниндидер рычагка бик каты басты да без бик зур тизлек белән түбән төштек. “Ә без шаярттык!” — диде арадан берсе.
Ходайга шөкер, ул вакытта мин йөрәк эшчәнлеген алыштыра торган ЭКМО аппаратына тоташтырылган булганмын. Әгәр дә ул булмаса, мин исән калмас идем”, — ди бүген җырчы.
Европада гына да ел саен 230 мең кеше комага китә. Күпләр кайчан да булса әлеге хәлдән чыга, әмма авырулар­ның 30 меңе комадан чыга алмыйча, вафат була. Чыннан да, зур сан бит. Тагын бер үзенчәлек: комага китүчеләрнең артуы меди­цинаның үсешенә дә бәйле. Ягъни, пациентларны махсус рәвештә комага кертү — бүген инде гадәти күренеш. Шул рәвеш­ле, күпләрнең гомерен саклап кала ала табиблар. Мондый пациентлар санының кискен артуы XX гасырның ике бөек галименә бәйле. Алар туктап калган йөрәкне электр разрядлары (дефибриллятор) белән “кабыза” һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырудан соң пациентларга яңадан “гомер бүләк итә алды”.
Бүген инде комада булган кешеләрнең “теге дөньяда” күргән­нәре турында еш ише­тергә мөмкин. Күпләр кап-кара коридорда барлыкка килгән яктылык, очу халәте, биек­лектән очып төшү, үлгән туганнар, руханиләр белән аралашу турында белдерә. Бу кешенең рухи халәтенә бәйле.
1997 елда чит илдә яшәүче интенсив терапия бүлеге табибы Дэвид Менон комага киткән пациенты турында кызыклы хәлләр сөйләгән. Мәктәп укытучысы Кейт Бейнбридж баш миендә ялкынсыну аркасында комага китә. Вирус инфекциясеннән соң аның хәле тагын да катлаулана. Табиблар берничә тапкыр аңа позитрон-эмиссион томография уздыра. Эксперимент барышында Кейт­ның кешеләр­нең йөзләренә бер­никадәр тәэсир итүен ачыклыйлар.
Фән өчен бу гаҗәеп алга китеш була. Әлеге тәҗрибәгә кадәр рәсми фән тере мәет хәлендә калган кешеләрне “өметсез” дип санаган була. Мондый пациентларны артык дәваларга тырышмыйлар да, чөнки аларны инде дәвалап булмый, дип саный табиблар. Әмма әлеге укыту­чының томография мәгълү­матлары табибларны дәвалауны дәвам итәргә мәҗбүр итә. Һәм 6 айдан соң Кейт интенсив терапиядән соң… аңына килә.
Хатын табибларга да нәрсәләр кичерүен җентекләп сөйли алган. Беренчедән, укытучы комада вакытында бик нык сусавын белдергән, тик берничек тә су сорый алмаган. Өстәвенә, ул һәрвакыт курку хисе кичергән. Табиблар хатынга даими рәвештә төрле медицина манипу­ляцияләре уздырган булган. Аңа еш кына система куялар, уколлар ясыйлар. Әмма бу вакытта аның белән аралашмаганнар. Хатын аның гәүдәсе белән нинди манипуля­цияләр үткәр­гәннәрен аңламый, шунлыктан, һәрвакыт шок хәлендә була. Ул, үзенә игътибар җәлеп итәргә тырышып, елап та карый. Әмма табиблар күз яшен рефлектор итеп кабул иткән һәм моңа игътибар да бирмәгән.
Ирексездән, хатын үз-үзенә кул салырга уйлый. Ләкин моны ничек эшләргә соң? Ул бит кузгалу түгел, күзләрен дә ача алмый. Комада чагында Кейт тынын кысып торып та үләргә тырышып карый, бу да килеп чыкмый.
Шушы хәлдә алты ай дәваханәдә ята хатын. Ул барысын да аңлап ята, әмма табибларга сүз дә әйтә алмый. Шушы вакыт эчендә хатын белән нинди генә манипуляцияләр ясамыйлар! Табиблар аның бер­нәрсә дә сизмәвенә ышанган булган.
Ярты ел үткәч, Кейт, ниһаять, күзләрен ача. Инвалид коляскасында булса да, ул яңадан тормышка кайта ала. Кейт Бейнбридж сөйләгәннәр галимнәрне комада булган кешене активрак өйрәнүгә этәрә. Хәзер инде әлеге авыруларны дәвалаучы һәр табиб комада булган кеше белән сөйләшергә кирәклеген әйтә. Алар дәваханә палатасыннан чыга алмаса да, тирә-якны тоя, шуңа да аларны курку биләмәсен өчен аралашып торырга кирәк. Шул ук вакытта алар һәрвакыт үзләренең кирәк булуын тойса, комадан чыгу мөмкинлеге дә бермә-бер арта икән.
Әлбәттә, комада булучыларны тикшерү киләчәктә яңадан-яңа ачышларга китерер. Һәрхәлдә, медицина елдан-ел зур-зур адымнар белән алга атлый. “Ике дөнья” арасында “эләгеп калучылар” турында да бик күп яңалыклар ишетелер әле. Әмма шуны инде бүген үк әйтергә була: алар да, һәр авыру кебек үк, ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ. Алар да үзләренең кирәк булуын тоярга тиеш. Югарыда телгә алынган җырчы МакSимның “аның өчен дога кылалар” дигәнне ишетүе дә шуңа ишарәли.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-11-11/k-kk-yul-leg-yabyk-2578951

Бәйле