«ШАЯН ТВ» каналы 3 яшьлек бәйрәменә чакыра

-- Лейла

Иртәгә, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тула. Шул уңайдан, сезне «ШАЯНга кушылырга һәм «ШАЯН ТВ» белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз!

Иртәдән кичкә кадәр канал сезнең яхшы кәефегез сагында торыр. Иң популяр мультсериаллар, тапшырулар һәм, әлбәттә, премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында булачак. Нәкъ «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә«Кыргый планета Мауглие» тулы метражлы анимацион фильмы тәүге тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк. Шуңа күрә, 16:15тә һәм 20:35тә телевизорлар каршына җайлабрак утырыгыз!

Ә 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» эфирында «ШАЯН балачак» концертын карагыз!

P.S. «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр отарга телисез икән, инстаграмга кереп, яңа бәйгедә катнашыгыз.

Бәйле