Ләйлә Дәүләтованың әнисе Төркия балыкларын җәлләгән [видео]

-- Лейла

Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова Төркиягә әнисен алып килә алганга сөенеп бетә алмый. Иң кадерле кешесенә диңгезне күрсәткән ул.

— Эссе көннәрдә бераз диңгездә булдык та, күбрәк экскурцияләргә йөрибез. Анталиядәге иң матур аквариумга бардык.

Әни шаккатып карады да, балыкларны бик җәлләде. Эх, рәхәтләнеп диңгездә йөзәселәре киләдер инде боларның, ди.
Әни һәрвакыт дөрес әйтә ул.
Беркемгә дә бәйле булмыйча, җаның теләгәнчә яши алу — һәркем өчен дә бик зур бәхет! — дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Бәйле