Ялган куар-код өчен нинди җаваплылык каралган?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 22 октябрьдә чыгарган боерыгы нигезендә, яңа коронавиурс инфекциясенә каршы ясалган вакцина сертификаты рәсми документлар рәтендә йөри башлады. Приказ 8 ноябрьдән үз көченә керде. Ялган сертификатлар кулланучыларга җинаять җаваплылыгы каралган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре вакцинация турында ялган сертификатлар, белешмәләр һәм QR-кодлар ясау һәм сату буенча октябрь аенда ук 41 фактны ачыклаган иде. 38 очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
«Алар мошенниклык, вак ришвәтчелек, вазыйфадан файдалану, рәсми документларның ялганын ясау дип бәяләнә. Социаль челтәрләрдә дә вакцинациягә бәйле ялган сертификатлар сатучылар күбәйде. Кызганыч, тәкъдим дә, ихтыяҗ да бар. Җаваплылык та”, — ди ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов.

Бизнесменнарга һәм юридик затларга карата гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ике меңнән артык административ эш төзелгән. Моннан тыш, QR-кодларны тикшерү оештырылмавы белән бәйле 11 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Мәсәлән, Балтач районында ресторан администраторы килүчеләрнең кодын тикшермәгән. Аңа беркетмә төзелә. Тагын бер очрак Буада булган, анда шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә керү урынында QR-кодларны тикшерү оештырылмаган. Бу факт буенча шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ эш кузгатылган.

Сүз уңаеннан, Казанда ялган сертификатларга бәяләр соңгы арада кискен арткан. Әле кайчандыр бу кәгазьне 2,5 мең сумга сатып алып булса, хәзер 6-8 меңгә кадәр күтәрелгән.

Чит төбәкләрдән дә ясап бирәләр. Алар күбрәк Телеграм каналларда эшли. Шәхсән үзем чыкканы каналда сертификат 2,5 мең сум тора. Тәүлек эчендә курьер белән кулыгызга китереп бирәбез, дип вәгъдә дә бирде әле.

Татарстанда “Гадәттән тыш хәлләр вакытында яисә алар барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән. Аның белән республика Хөкүмәте порталында танышырга мөмкин. Указ тормышка ашкан очракта, “ковидлы” кагыйдәләрне бозган өчен беркетмәләр төзергә хокуклары булган затларның исемлеге киңәячәк.

2020 елның 6 апрелендә чыккан Указ нигезендә, өстә искә алынган маддә нигезендә, беркетмәләрне республиканың Экология министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты һ.б. ведомстволары вәкилләре төзергә хокуклы. Мондый хокук Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 13 вазыйфаи затына да бирелгән. Беркетмә төзү хокукы барлыгы 46 вазыйфаи затка бирелә. Алар арасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча министр урынбасары; Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй районнарында социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары бар.

Билгеле булганча, “Гадәттән тыш хәлләр вакытында яисә алар барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” маддәсен үтәмәүчеләргә кисәтү яисә административ штраф каралган. Гражданнар өчен бу 1-30 мең сум, вазыйфаи затларга 10 меңнән 50 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә 30-50 мең, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yalganga-kuar-kod-chen-nindi-avaplylyk-karalgan

Бәйле