Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Куркыныч авариядән соң үзе аякка басты ул» [видео]

-- Лейла

Җырчы, блогер Дилә Нигъмәтуллина Инстаграмда еш кына әтисе белән стрислар урнаштыра. Әтисенең һәрьяклап булышып торганын сөйли.

⁃ Әтием молодец кеше минем. Әле кадакта басып торырга өйрәнә. Ул бик авыр авария кичерде һәм шуннан соң үзлектән терелде, үзе күнегүләр ясады. Хәзер дә күнегүләр ясавын дәвам итә. Аңа 71 яшь. Гомумән, ул бик көчле кеше. Әнием чирләгән елны әтием авария эләкте. Әти авыр хәлдә булды, әнием каты чирләде.

⁃ Ул әнинең авырып китүен дә бик авыр кичерде. Ышанмый иде ул! Көннәр буе шуны уйлап йөрде. Менә шулай уйга батып йөргәндә авариягә эләкте дә инде әти. Юл аркылы чыгып барганда аны машина бәрдереп китә. Күп кенә тән җәрәхәтләре, төзәлмәслек яралар, берничә операция кичерергә туры килә аңа. Аннары исә авыр реабилитация чоры да булды. Ул ай буе хастаханәдә ятты, аннары бер ай мин аны үз фатирымда карадым.

⁃ Алар әнием белән икәү иделәр. Әтием шундый авыр вакытта да үзендә яшәргә көч тапты. Алай гына да түгел, хәтта миңа да ярдәм итә иде. Аның оптимизмы, яшәү дәрте һәрвакыт сокландырды мине. Әтием көн саен дәвалау курсына кергән махсус күнегүләр эшләде. Авариядән соң янәдән аякка баса алуы — тулысынча аның тырышлыгы! Әле тагын шуны әйтәсем килә: әтием хәзерге көнгә кадәр эшләп йөри. Ул мине һәрвакыт физик яктан гына түгел, ә мораль яктан да яклап, саклап тора, төпле киңәшләрен бирә. Хәзер исә Сәфинә кызым белән дә гел булыша. Алланың рәхмәтләре яусын, — дип эчкерсез рәхмәтләрен әйтә җырчы.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий