Кем Тимур Родригезның миллионнарын урлаганнар?

42 яшьлек шоуменның Мәскәү янындагы өенә караклар кергән.

Танылган комик Тимур Родригезның өеннән караклар 45 мең доллар акча урлаган. Бу якынча 3,2 млн сум чамасы. Моннан тыш юмор остасы кыйммәтле бизәнү әйберләреннән  дә колак каккан. Аларның бәясе тәгаенләнмәгән. Җинаять Родригезның Мәскәү янындагы Глухово авылындагы шәхси йортында кылынганы мәгълүм. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/komik-timur-rodrigezny-ennn-millionnar-urlagannar

Бәйле