Рөстәм Нәбиев коткаручы эшенә керешкән?

Коточкыч фаҗигадә исән калуында ул нәкъ шул коткаручыларга рәхмәтле.

Артистлар һәм блогерлар коткаручылар ролендә. Уфада Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты оештырган флэшмоб уза. Билгеле кешеләр үзләрен яңа амплуада сынап карый.

Шулай итеп, алар көн саен кешеләрне коткаручыларның, шулай ук 112 аша чакыруларны эшкәртү үзәге хезмәткәрләренең эшен күрсәтергә тели. Анда бөтен төбәктән шалтыраталар. Тәүлек саен якынча 7 мең мөрәҗәгать килә.

Диспетчер эше турында блогер Рөстәм Нәбиевка сөйләделәр.

«Минемчә, бу бик җаваплы эш. Кайчагында кешенең гомере аңа бәйле. Мин, мөгаен, бу эшне булдыра алмас идем», — ди Рөстәм Нәбиев.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2021-11-13/r-st-m-n-biev-kotkaruchy-eshen-kereshk-n-2582131

Бәйле