Гөлназ Асаевага язылучылары: «Бу вакытлыча гына…»

Җырчы борчуы белән бүлешкән.

Җырчы Гөлназ Асаева күптән түгел әни булган иде. Аның Инстаграмдагы постларыннан аңлашылганча, бәләкәй Динә төнлә бик йокларга яратмый.
«Тәүлегенә 2-3 сәгать йоклаган әти-әниләрнең кыяфәте шундый була»,- дип Гөлназ ире Вильдан белән төшкән фотоны куйган. 
«Балалар тиз үсә», «Бу  вакытлыча гына», дип язган җырчыга язылучылары. «Бер-бер артлы тапканнарны үстереп карагыз», «Игезәкләр үстерү тагын да авыррак», диючеләр дә бар. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/glnaz-asaevaga-yazyluchylary-bu-vakytlycha-gyna

Бәйле