Илдар Насыйров: “Гайбәт сөйләүче артистларны яратмыйм”

Илдар Насыйров — татар эстрадасында “Синең күзләр”, “Эх, җиләкле җәй”, “Кызыл карлыган” һәм башка җырлар башкаручы яшь, талантлы артист. 

— Илдар, үзең белән таныштыр әле…

— Мин Ульяновск шәһәрендә туып үстем. Әтием 28 ел ЮХИДИда җитәкче булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Әнием бәби киемнәрен төреп, төяп башка шәһәрләргә озата. Мин — гаиләдә икенче бала, абыем бар. Ул — машина йөртүче, өйләнеп үз гаиләсе белән яши. Гомерем буе музыкант булырга хыялландым. Ләкин Ходай башкача хәл итте: хәзерге вакытта мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

— Димәк, мәктәптә укытасың?

— Әйе. Башта Казан мәктәбендә эшләп карадым, ләкин андагы мөнәсәбәт ошамады. Укытучылар-коллегалар усал кебек тоелды. Икенчедән, Казанда торырга бик күп акча китә. Шулай итеп, туган ягыма кайтып киттем. Ләкин Казанга кабат кайтырмын кебек әле. Вакыт кирәк. Хәзер дә шулай ук мәктәптә эшлим. Бу һөнәрне әтием кушуы буенча сайладым. «Иҗат белән ерак бара алмыйсың. Югары белем ал да, аннары үзеңә карарсың», — диде әтием. Педагогика университетына мин мең рәхмәтле. Яхшы укыганга күрә, бер хезмәт хакы күләмендә яхшы гына стипендия дә алдым. Шул акчаларны җыеп, иң беренче җырымны чыгардым. 

— Эстрадага кайчан килдең?

— Дөресен генә әйткәндә, эстрадада мин күптәннән. Беренче тапкыр сәхнәгә 2010 елда чыктым. Ә «Синең күзләр» исемле җырыма төшерелгән беренче клибым 2012 елда дөнья күрде. Шул клип аша мине таный башладылар. Шунысын тәгаен әйтәм: ул елларда сәхнәгә чыгу күпкә җиңелрәк иде, хәзер бигрәк акча заманасы…

— Ялгышмасам, син продюсер белән эшләдең…

— 2016 елда бер продюсер белән эшләдек. Кызганыч, хезмәттәшлек тә, килешү дә үзен акламады. Киткәндә, миңа ниләр генә әйтмәде. Нәтиҗәдә мин үк начар кеше булып калдым. Ләкин аннан киткәч, яңа сулышым ачылды. Конкурсларда катнашып җиңә башладым.

— Синеңчә, артистлар арасында дуслык бармы?

— Артистлар арасында дуслык бар да, юк та – иллегә илле дип уйлыйм. Шәхсән үзем иҗат кешеләре арасында сак булырга тырышам. Чөнки шоу-бизнеста гайбәт күп: кем нәрсә кигән, кем кем белән йоклаган, аерылган, сатып алган һ.б. Мондый гайбәтләрдән ерак торам, чөнки миңа ул кирәкми, үземне түбәнгә төшерәсем килми.

— “Авыз пешкән” чакларың булдымы?

— Моннан берничә ел элек кайбер артистлар белән бик якын дуслар идек. Ләкин иртәме-соңмы кеше үз йөзен ача икән ул. Нәтиҗәдә аларга минем дуслык кирәкми булып чыкты. Мин барысы белән дә дус, берсенә дә начарлык теләмим.

— Эстрадада кемнәрне тыңлыйсың?

— Хатын-кызлар арасында Гүзәлия, Ильвира Хамматова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Эльмира Калимуллина, Әлфинә Әзһәмова, Ильмира Нәгыймова, Илсөя Бәдретдинова иҗаты ошый. Ир-атлар арасында Данир Сабиров, Зәйнетдинне тыңлыйм. Калган җырчылар кызыксындырмый.

— Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?

— 27 яшькә җиткәч, бу хакта ныграк уйлана башладым. Әлбәттә, өйләнеп, матур гаилә корасым килә. Абыйның баласына карап куям да, минем дә балалар үстерәсем килә башлый. Хәзерге заманда тыйнак, сабыр кызларны табу авыр. Холкым җиңел дип әйтмәс идем, шуңа күрә янымда сабыр кыз булуын телим. Әгәр миңа «Илдар, бәгърем» дип торса, дөньяда аннан да яхшы хатын булмаячак. Безнең арада булган хәлләрне дус кызларына барып сөйләсә, аның белән саубуллашырга туры киләчәк. 

— Сиңа еш мәхәббәт аңлаталармы?

— Еш. Минемчә, кызлар миңа түгел, ә сәхнәдәге образыма гашыйк…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ildar-nasyyrov-gaybt-sylche-artistlarny-yaratmyym

Бәйле