Алабуга 4 айлык баланың гомере өзелгән…

Шимбә кич Алабуга районында котычкыч юл һәлакәте була.

Фаразлар буенча, «Шевроле Нива»ның 61 яшьлек йөртүчесе, алдында бара торган машинаны узып китү максатыннан, каршы полосага чыга һәм «ВАЗ-21150» белән бәрелешә. Аның руле артында 35 яшьлек йөртүче булган. 
Нәтиҗәдә, «ВАЗ»ның 4 айлык пассажиры Алабуга Үзәк хастаханәсе реанимациясендә җан бирә. 
Кайбер фаразлар буенча, сабыйны әнисе кулына алган булган, махсус утыргычка куймаган. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/alabuga-yanynda-4-aylyk-balany-gomere-zelgn

Бәйле