Алсу Фаракшина: «Дөрес һөнәр сайламаганмын икән, дип уйладым…»

Беренче хатын-кыз пародия остасы буларак танылган Алсу Фаракшинага бүген тиңнәр юк. Алсу ун елдан артык татар артистларына пародия куя. Һәм бу эшкә алынучы башка кеше юк, ул – бердәнбер. Алсу белән әнә шул үзенчәлекле һөнәре турында сөйләштек.

–    Пародия куя башлаган вакытларыңны хәтерлисеңме, Алсу?
–    Соңгы сыйныфларда укыганда, Әлфия апа Авзаловага, Мәликәгә пародия ясый идем. Дөрес, ул чакта үзем җырламадым, алар шикелле киенеп, фонограммага рәвешләрен китердем. Бервакыт авылдан авылга үзешчәннәр концерты куеп йөрдек. Зур йөк машиналарына утырып, күрше авылларга китә идек. Сценарий язып, үзем алып баручы булдым.

–    Ә пародия күрсәтеп, беренче тапкыр акча эшләгән көнең исеңдәме?
–    Өченче курсларда укыганда, Альбина Апанаева концертын алып бардым. 500 сум акча эшләгәнемне хәтерлим. Шул концертта сәхнәгә чыктым да, “кайсы артистны күрәсегез килә?” дип сорадым. “Винера Ганиева!” диләр. Винера Ганиева булып җырладым. Ошатып кул чаптылар. Халык кызды, әле бер артистны, әле икенчесен сорый башлады. Шулай итеп, сәхнәдә ярты сәгатьләп басып тордым. Сәхнә артындагылар да шаккатты.

–    Ни өчен пародия юлын сайладың?
–    Мин Казан дәүләт мәдәният институтының эстрада актеры бүлеген тәмамладым. Без теләсә кайсы жанрда эшли белергә, ягъни универсаль артист булырга тиеш идек. Өченче курска кадәр ни өчен бу өлкәне сайлавымны аңламыйча йөрдем. Дөрес һөнәр сайламаганмын икән, дип уйладым. Төркемдәшләремнең һәркайсы талантлы, күбесе әзер артист булып килгән иде инде. Ришат Фазлыйәхмәтов кебек күп санлы бәйгедә җиңгән шәп тавышлы егетләр-кызлар шактый иде. Эш шунда, кайбер укытучылар минем, гомумән, җырлый белмәвемә басым ясады. Билгеле, бу йогынты ясамый калмады. Нәтиҗәдә, мин бөтенләй җырламас булдым. Имтиханга Салават абый Фәтхетдинов килгәндә, төрле ялган белешмәләр алып, качып кала идем, килми идем. Салават абыйның бер тапкыр да минем җырлаганны ишеткәне булмады.

–    Ә бит син – Салават концертларында чыгыш ясаган артист…
–    Аның болай дип әйткән сүзе бар: “Артист булачак, дип өмет баглаган студентларның берсе дә сәхнәдә юк. Уйламаган кешеләр, киресенчә, сәхнәгә чыкты”. Мине халык күтәреп алды. Көчләп яраттырып булмый, халык үзе кабул итә. “Мең дә беренче җырчы булганчы, беренче пародист булу яхшырак”, дип шушы юлны сайларга булдым. Күрәсең, мәктәптә укыганда чыгыш ясауларым үз ролен уйнагандыр. Аллаһка шөкер, бу эшем белән тамагым тук.

–    Бу өлкәдә көндәшлек булмавы әйбәтме яки начармы?
–    Аерым сәхнәгә чыгып, пародист булып эшләүче хатын-кызлар юк. Шуңа бу өлкәдә көндәшлек тә юк. Ә үсеш өчен көндәшлек кирәк. Татар эстрадасы артистлары бер-берсен уздырып, хайп ясый, бала таба, кием эзли, бер үк композиторга яки аранжировщикка бара. Җырчылар арасында көндәшлек бар, шуңа күрә татар эстрадасы матур үсештә.

–    Димәк, синең өйрәнер, үрнәк алыр кешең юк?
–    Юк шул. Сүз дә юк, пародия җырлаганда, хаталарым да буладыр. Ләкин мин җырчы түгел бит. Бәлки профессиональ яктан караганда, хата ясамау мөһимдер. Тик әгәр дөрес җырласам, мин пародия ясый алмас идем.

–    Алсу, яшь пародистлар әзерләү теләгең юкмы?
–    Социаль челтәрдә пародия белән шөгыльләнүчеләр эзләвем турында игълан да куеп карадым. Уртак чыгыш әзерләргә теләк бар иде. Әмма бер кеше дә язмады. Бәлки шушы әңгәмәне укыганнан соң, минем белән элемтәгә чыгарга теләүчеләр табылыр. Талантлы кызлар табып, татарча “Камеди вумен” оештыру теләге дә бар. Татар эстрадасына юмор җитми, бигрәк тә хатын-кызлар ягыннан. Ә бит татар халкы юморны ярата.

–    Артистлар пародия сорап мөрәҗәгать итәме?
–    “Ник син миңа пародия күрсәтмисең?” дип сораучылар күп. Мин аларны аңлыйм. Бу бит аларга реклама. Сиңа пародия ясыйлар икән, димәк, син – дәрәҗәле артист. Танылмаган кешегә пародия ясап булмый.

–    Пародияләреңне озак өйрәнәсеңме?
–    Төрлечә була. Башта пародияне ясыйм да, аннары икеләнеп йөрим. Ул җырлый-җырлый шомара, шуңа күрә мин аны чыгармыйча саклый алмыйм. Кайсы урынын ничек дөреслисе икәнен халык үзе төзәтә.

–    Бүгенге көндә барлыгы ничә артистка пародия ясадың?
–    Барлыгы 30лап артист бар. Яңалары да шактый. Ләйсән Гыймаева, мәсәлән. Аңа пародия ясаганым юк иде әле (Ләйсән булып җырлап күрсәтте).

–    Мәрхүм җырчыларга пародия ясыйсыңмы?
–    Ясаган идем, ләкин алар киткәч, туктаттым. Үзләре исән чакта бу хакта белделәр, каршы булмадылар. Бик матур килеп чыккан иде. Хәзер аларны исән кебек сәхнәгә алып чыгу теләгем бар. Ләкин халык ничек кабул итәр, дип куркам. Тәнкыйтьтән куркырга кирәкми, шулай да күңелдә икеләнү яши. Әлфия апа Авзаловага, Хәния апа Фәрхигә, Вәсилә Фәттаховага пародияләрем бар.

–    Ә ир-атларга?
–    Мин алар кебек сөйлим, ләкин җырламыйм. Мәсәлән, Салават абый, Айдар абый кебек сөйли алам.

–    Бу эшчәнлегеңне ирең ничек кабул итә?
–    Ул – иҗаттан ерак кеше. “Үзең беләсең, мин сиңа ышанам”, — ди ул…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-farakshina-dres-nr-saylamaganmyn-ikn-dip-uyladym

Бәйле