Аппендицитка операциядән соң инвалид булып калган

Бүген 17 яшьлек егет үзе утыра да, йөри дә, ашый да алмый.

Фаҗига август азагында булган. Егет дуслары белән Учалы шәһәренә эшкә киткән. Ниндидер мизгелдә үзен начар хис итә башлый. Ашыгыч ярдәм чакырта, тик медикларны көтеп ала алмый, дәваханәгә иптәше белән үзе китә. Аңа аппендицит диагнозы куела һәм операция билгелиләр.

Аннары Нияз әнисенә СМС язган, шуннан соң элемтәгә керүдән туктаган. «Барысы да әйбәт булачак. Хәзер операциягә», — диде. Шуннан соң элемтәгә чыкмады», — дип сөйли әнисе Фәрзәнә Рәхмәтуллина.

Элемтәгә табиблар үзләре чыккан. Алар Ниязны операциядән соң хирургия бүлегенә күчерүләре турында әйткән. Аңа «йөрәк туктау аркасында үзәк нерв системасының зыян күрүе» диагнозы куйганнар, әмма ата-ана моны табиблар гаебе белән килеп чыккан, дип саный. «Наркозны күбрәк биргәннәрдер, ахры. Белмим. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды. Аллергия булмады. Чөнки ул моңа кадәр тешен дәваларга йөрде», — ди Фәрзәнә Рәхмәтуллина.

Бүгенге көндә Нияз үзе йөри, утыра һәм хәтта ашый да алмый. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә хәлне берничек тә шәрехләмәгән.  Эчке тикшерү билгеләнгән. Ата-аналар, үз чиратында, закон кысаларында эш итәргә ниятли һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-11-15/appenditsitka-operatsiyad-n-so-invalid-bulyp-kalgan-2582968

Бәйле