Сиринә Зәйнетдинованың зур кайгысын уртаклашабыз

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинованың әтисе вафат булды.

Сиринәнең әти-әнисе РКБда ковидтан дәвалана иде. Кызганыч, Фәнис абый бу чирне җиңә алмады. Аңа нибары 64 яшь иде. Мәрхүмне бүген туган ягы Нурлатка алып кайталар.

Сиринәнең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Фәнис абыйның урыны оҗмахта булсын.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/sirin-zynetdinovany-zur-kaygysyn-urtaklashabyz

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий