Казан дәүләт аграр университеты студентларын тулай торактан нигә чыгаралар?

Казан дәүләт аграр университетында укучы егет һәм кызларның әти-әниләреннән редакциягә борчулы хат килеп иреште. Уку йортының Ферма-2 урамында урнашкан тулай торагында ремонт башланган икән. Студентлар урамда калмасмы дип борчылалар.  Хәлне үз күзләребез белән күреп бәяләр өчен, шунда юл тоттык. 

«Авыл хуҗалыгы институты авыл җирендә эшләүче кадрлар әзерләп чыгара. Бүген Ферма-2 урамы буенча урнашкан тулай торакта ремонт башлана дип, балаларны чыгаралар. «Кая барасың, торырга урының бармы?» – дип кызыксынган кеше юк. Уку йорты җитәкчелеге, барлык студентларга да урын тәкъдим ителә, дип бара. Чынлыкта алай түгел. Тиз арада чыгып китегез дигән шарт куйдылар. Инде балалар мондый хәлләрне күреп, читтән торып укуга күчәбез, диләр», – дип язганнар хатта.

«Барысы да кинәт булды»

Әлеге тулай торак дүрт катлы ике корпусны үз эченә ала. Кайчан төзелгән булуын төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Ләкин тыштан карап торышка шактый искергән бина икәнен чамалау кыен түгел. Биредә 700 студент яшәгән. Без килгәндә тулай торак тирәсендә әрле-бирле йөреп торучы студентлар шактый иде. Арада кулларына зур-зур сумкалар тотканнары да, карават, урындык ише җиһазлар күтәреп баручылары да очрады.

– Безгә сайлау мөмкинлеге бирделәр. Кемдер – фатирга, кемдер башка тулай торакка күченде. Күпчелек танышларым фатир арендалап яшәячәк. Мин дә шунда яшәргә булдым. Чөнки, беренчедән, безгә тәкъдим ителгән тулай торакларда шартлар күпкә начаррак. Икенчедән, ул уку йортына бик ерак. Өченчедән, дөресен әйткәндә, тулай торакта яшәп арыдым. Болай да моннан күченү теләгем бар иде. Яшәр өчен шартлар алай ук начар дип әйтмәс идем, мине мондагы чикләр, тулай торак куйган таләпләр туйдырды. Ә фатирда үзем генә торачакмын. Түләргә әти-әнинең мөмкинлеге бар, – диде дусты белән бергәләп сумкаларын машинага төяүче Динар.

Студентлар сүзләренә караганда, әлеге вакытта тулай торакның А корпусын тулысынча бушатканнар. Анда инде төзекләндерү эшләре башланган да. Чыннан да, бина эчендә ремонт эшләре баруына ишарәләп, каккан, суккан, нидер куптарган тавышлар ишетелә. Бинаның арткы ягында да эш кораллары, пакет, иске җиһазларны күрергә мөмкин.

Яшәр өчен урын таба алмаганнар әлегә Б корпусында яшәп тора. Аны бушатырга да бер атна вакыт бирелгән. Биредә әлегә 100ләп егет һәм кыз яши. Студентлар сүзләренә караганда, башка тулай торакларда 200ләп кешегә урын бирелгән.

Каршыбызга тагын ике егет очрады. Университетның икенче курсында укучы Илнур белән Айнур Зәй һәм Кама Тамагы районыннан булып чыкты. Илнур бу атна башыннан фатир арендалап яши башлаган. Айнур әлегә Казанда яшәүче апаларына барып сыенмакчы икән.

– Барысы да көтмәгәнчә, кинәт булды. Шуңа күрә әти-әниләр дә, без дә югалып калдык. Уку елы башында да аны-моны әйтүче булмады, – диде Илнур. – Дөрес, якынча бер ай тирәсе элек тулай торакка ремонт керәсе икән, дигән сүзләр йөри башлады. Бинаны тулысынча сүтәләр икән, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәләде. Тик без аларга әллә ни әһәмият бирмәдек. Ә моннан бер атна элек җыелыш җыеп, җиде көн эчендә тулай торакны бушатырга куштылар. Павлюхин һәм Ротор урамнарындагы тулай торакларны тәкъдим иттеләр. Өлгереп калганнар шунда барып урнашты. Дөрес, анда кысан булачак, дип алдан ук кисәтеп куйдылар. Монда да бик әйбәт дип әйтеп булмый, ләкин түзмәслек түгел иде әле.

Билгеле, шартлары әллә ни булмаса да, тулай торакта яшәү күпкә арзан. Әти-әниләрнең дә күңелләре тыныч. Студентлар биредә елына 7 мең сум түләгәннәр.

– Теге тулай торакларда урын беткәч, дүрт дустым белән фатирга күчендек. Бәхеткә, моннан ерак булмаган урында фатир таптык. Аена 16 мең түлисе. Аңа өстәп, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә бирәсе булачак, – диде Илнур.

Беренче курс студенты Дамир да 4 дусты белән 25 мең сумга фатир арендалап тора башлаган. Тулай торакка калган әйберләрен алырга дип килгән иде.

– Әлегә менә шундый бәягә дә риза булдык, чөнки егетләргә фатир табу бик кыен. Булганнары да уку йортыннан ерак. Тапканы кыйммәт булды, әлбәттә. Ләкин тиз арада кая да булса барып урнашырга кирәк иде. Әти-әнигә түләргә авыр булмасын өчен, эшкә урнашасы булыр инде, – ди ул.

Аның белән бергә фатирга керәчәк Илдус әйтүенчә, студентларның күпчелеге я фатирга, яки туган-тумачасына күченгән.

– Танышларым арасында берсе дә тәкъдим ителгән тулай торакка бармады. Шартлар монда да яхшы түгел иде. Ләкин хәзер безгә тагын да начаррак урыннарда яшәргә туры киләчәк, диделәр. Анда хәтта кайнар су да юк икән… Әти-әни моннан артык проблема ясады дип әйтеп булмый. Кушканнар икән, димәк, шулай кирәк. Аннан соң мин дүрт ел авылга кайтып эшләү шарты белән укыйм һәм аена 10 мең сум акча алам. Шулай ук уку йорты 2 мең сум стипендия бирә. Шулай булгач, түләргә артык авыр булыр дип уйламыйм. Дөрес, чыгымнар шактый артачак хәзер. Монда тулай торак уку йорты янында гына иде. Хәзер автобуста йөрисе булачак, – диде Илдус.

– Аның каравы киләсе елда матур, заманча бинада яшәячәксез, – дигән сүзебезгә каршы егетләр:

– Белмим, фатирдан кире тулай торакка кайтасы килерме икән? – дип җавап бирделәр.

Матурлык өчен түзәргә туры киләчәк

Әлеге мәсьәлә буенча без университет җитәкчелегенә дә чыктык. Проректор Наил Хәмидуллин әйтүенчә, төзекләндерү – уку йорты өчен күптән көтелгән һәм бик кирәкле эш.

– Әлеге тулай торак күптән төзелгән. Мин бу уку йортын 1984 елда тәмамладым. Шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән бина инде ул. Хәзерге заман таләпләренә бөтенләй туры килми. Балаларны анда яшәтү хәтта куркыныч та. Шуңа күрә без Татарстан Президентына финанслау сорап мөрәҗәгать иттек. Бюджеттан акча бүленеп биргәч, эшкә тотындык. Бер яктан, шатлыклы күренеш бит инде. Киләсе елда университет 100 еллыгын каршы ала. Аңа кадәр ремонтны бетерергә тырышырбыз. Икенче яктан, менә шундый авырлыклар барлыгын да беләбез, – диде ул.

Дөрес, әлегә авырлыклар булса да, киләчәктә студентлар матур, уңайлы шартларда яшәячәк.

– Әти-әниләр көн саен диярлек шалтырата. Аларга да: «Бераз гына сабыр итегез инде», – дибез. Киләсе уку елына кадәр түзсәләр, балалар менә дигән шартларда яшәячәк, – ди Наил Хәмидуллин.

Студентларга урыннар тәкъдим итү мәсьәләсенә килгәндә, монда да аларның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз, ди ул.

– Бер бала да урамда калмаячак. Һәркайсының кайда урнашуын, ничек яшәвен белешеп торачакбыз. Яшәү шартлары начар булса, яхшырак урын табарга ярдәм итәрбез. Дөрес, үзебез максатчан укыткан студентларга аерым мөнәсәбәт булыр. Өстенлекләр дә биреләчәк. Студентларның күпчелеген өч тулай торакка урнаштырдык. Калганнары фатир арендалап тора. Аларга да фатир табарга булыштык. Яшәргә урын таба алмаганнарны акрынлап башка уку йортларының тулай торакларына урнаштырачакбыз. Шушы бер-ике көн эчендә анысын да хәл итеп бетерәчәкбез, – диде Наил Хәмидуллин.

Аның әйтүенчә, икенче уку елына тулай торак бинасы бөтенләй танымаслык булып үзгәрәчәк. Тышкы ягы матурланачак, тәрәзә, ишек, җиһазлар, су, электр челтәрләре алыштырылачак.

– Әти-әниләрнең дә хәлен аңлыйбыз. Безнең студентларның барысы да диярлек – авыл балалары. Бик авыр икән инде, ректорат хәл иткән очракта, бәлки ниндидер матди ярдәм күрсәтү турында да уйларбыз. Ләкин безнең башка юл юк. Тулай торак җитди үзгәрешләр кичерәчәк. Берни дә эшләп булмый. Киләчәктә матур, уңайлы булсын өчен, барыбызга да вакытлыча булган авырлыкларга түзәргә туры киләчәк, – дип хәлне аңлатты проректор.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова әйтүенчә, республикадагы Әлмәт нефть институтыннан кала башка уку йортлары барысы да федераль вузлар булып санала.

– Шуңа күрә бу мәсьәләне бары тик аграр университет җитәкчелеге генә хәл итә ала. Без студентларга тулай тораклар тәкъдим итә алмыйбыз, – диде ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68268/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий