Азат Абитов иң чибәр җырчы дип Рәнис Габбазовны саный?

Җырчы татар эстрадасында өч чибәр җырчы кемнәр дигән сорауга җавап биргән. Башка сорауларга башка җаваплары да бар.

Азат Абитов «Рәшит Ваһапов фестивале»нең шәхси сәхифәсендә блиц-сорауларга җавап биргән.

— Татар эстрадасында өч иң чибәр җырчы дип кемне саныйсың?

— Рәнис Габбазов. Җырчы егетләрне әйтәсеңме?

— Кыз булырга да мөмкин. 

— Әлбәттә, беренче урында Гөлсирин Абдуллина. Рәнис Габбазов, Алия Карачурина булсын. 

— Хатыныңа беркайчан да нәрсәне кичермисең?

— Хыянәтне, әлбәттә.

— Синең ачуыңны китерә торган сорау?

— Кайчан бәбиләрегез була?

— Синнән олырак кызлар белән йөргәнең булдымы?

— Юк. Ә, булды. Хатын миннән бер көнгә олырак. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/azat-abitov-i-chibr-yrchy-dip-rnis-gabbazovny-sanyy

Бәйле