Иремнең кызы туена әтисен генә чакырган

-- Лейла

Мин – иремнең икенче хатыны. Без очраша башлаганда, алар хатыны белән аерылышканнар иде инде. Ә минем аныңчы бер дә кияүгә чыкканым булмады. Иремнең беренче хатыныннан кызы һәм улы бар. Ирем алар белән аралашып тора, шалтыратышып сөйләшкәннәрен ишеткәнем бар.

Хатыны белән ник аерылышканын минем беркайчан да төпченгәнем, туганнарыннан сораштырганым булмады. Танышып, якынаеп киткәч, бер сораган идем, характерлар туры килмәде, беткән әйберне сөйләшеп торасы килми, бүтән сорама, диде. Ул шулай дигәч, минем башкача сораштырганым да булмады. Тормыш бит инде – ни булмас. Иремнең андагы балаларына да минем беркайчан каршы чыкканым юк. Кайсыбер хатыннарга аталарның балаларына ярдәм итеп яшәве бик ошап бетми бит, синең хәзер үз гаиләң, диләр. Мин алай димәдем. Безнең хәзер уртак малаебыз бар, ул үсеп килә.

Иремнең теге балалары зур инде. Тиздән кызы кияүгә чыга. Туй мәшәкате белән йөриләр бугай, колакка шулай дип ишетелеп кала. Атасына шалтыратып сөйләшәләр, нидер киңәшләшәләр. Ирем туй дип сөйләшкәч, мин дә ишетмәмешкә сабыша алмыйм: кайда уздырасыларын кызыксынам, кияүнең кайсы яктан, кем икәнлеген кызыксынам. Бик сикереп төшеп булмаса да, ирем алар турында миңа сөйли. Әмма барыбер дә “синең эшең түгел инде ул” дигән сыманрак сөйләшкәнен сизәм. Шулай инде, минем эшем түгел, анысында сүз дә юк. Әле анысы гына ярар, шушы көннәрдә башкасы билгеле булды: иремнең кызы туена әтисен генә чакырган. Мине дә, улыбызны да чакырмаган. Югыйсә, безнең улыбыз белән ул кыз әтиләре ягыннан бертуган булып санала бит инде. Туйга бала-чаганы алып бармыйлар дисәң, анда безнең улыбызга караганда да кечерәк балалалар була икән. Бар да балалары белән чакырулы, ди.

Иремнең беренче хатыны, аерылышканнан соң, кабат кияүгә чыккан. Әйбәт кенә торалар дип беләм. Туйда алар икесе булалар, ди. Минем аларга бик ачу килде. Ул хатын да икенче ирен алып бармаска тиеш бит инде алайса. Бергә баргач, ирем мине дә алып барырга тиеш дип саныйм. Ул хатын – ир белән, ә минем ир ялгызы гына утырсынмы? Кунаклар каршында: “Бу минем беренче ирем, бу минем икенче ирем”, – диярме. Без ирем белән ике генә көн тормыйбыз бит. Урам хатыны да түгелмен, законлы хатыны. Иремә дә әйттем, түзмәдем. Икәү барыйк дидем. Ә ул: “Мине чакырдылар бит, сине – юк”, – ди. Ирем мине яклап бер сүз дә әйтмәде, минем шуңа да бик ачу чыкты. Беренче хатынына әйтә ала бит, син дә ирең белән киләсең, мин дә хатыным белән булам дип.
Ә ул һаман алар сүзен тыңлый.
Аны анда кешегә дә санамаганнардыр инде, бу шуңа һаман да сүзен әйтә алмый. Элеккеге хатыны ир белән утырганда, моның шулай берүзе генә каңгыраеп утырасы килә микән инде? Бер дә дөрес түгел бит. Әле туйга да күпме ярдәмләшә ирем. Хатыны икенче ире белән килмәсә, минем бу кадәр ачуым да килмәс иде. Димәк, хатыны ирен хөрмәт итә. Бергә яшәгәч, аны калдырып, берүзе туйга барып утырмый. Ә минем ир ничек килеп чыга инде? Мине хөрмәт итми килеп чыгамы? Мине өйдә калдырып, берүзе шул туйга барып утырасы киләме? Тамагыма кадалган кылчыкка әйләнде бу туй минем өчен. Кемнең кем икәне дә, үземнең кайсы урында торуым да аңлашыла башлады.
Альбина.

 "Язмыш кочагы" газетасы 

Бәйле