«Монда балалар исән кала, ә әниләр – юк. Кайта алмам инде…»

Чаллыда яшәүче 34яшьлек Ландыш Хәсәнова йөклелегенең 30 атнасында авырый башлый. Табибка баргач, өйдә дәваланырга дип кире кайтарып җибәрәләр. Әмма төнлә аның хәле начарлана. Ландышка “ашыгыч ярдәм” чакырталар һәм хастаханәгә илтәләр.

– Чаллыда бер көн ятканнан соң, сеңлебезне Казанга җибәрделәр. Ландышның үпкәләре нык зарарланган булган. Табиблар баланы ярып алырга карар кыла. Ландыш сабые туганны белә. Апасына смс та язып җибәрә. “Апа, монда бала исән кала, әниләр юк. Кайта алмам инде”, – ди. Өч көннән ул комага китә, – ди әнисенең сеңлесе Рәйсә апа. – Сеңлебез бик бәхетле гомер кичерә иде. Ире Фәрит уңган кеше. Эчми, икешәр җирдә эшләде. Өй салалар иде. Аны да төзеп бетерә алмадылар. Олы улларына 5 кенә яшь иде. Яшисе дә, яшисе генә бит.

Сабыйны кичә хастаханәдән чыгарганнар. Әтисе барып алган. Мәчеткә кереп Ландыш теләгән исемне кушканнар. Фәрит улларын үзе үстерәм дип тора икән. Ландышның апалары исә, ярдәм итәргә әзер.

– Сеңлебезне югалтканга күңел ышанмый. Суларга төшкәндәй юкка чыкты. Әрәм булды, балабыз. Әнисе бу хәлләрдән соң бөтенләй бетеренде. Йөри алмас хәлгә җитте. Йөрәк дарулары белән генә тора. Бик ачы хәсрәт. Кайлардан килеп чыкты бу вирус?! – ди Рәйсә апа. – Сеңлем бик бәхетле, әмма кыска гомерле булды. Инде сабыйлары озын гомерле булсын. Киявебезгә рәхмәт. Сеңлебезне рәхәт яшәтте. Андый ирләр юк ул хәзер. Сабыйлары өчен дә үлеп тора. Берүк исән генә булсын!

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68362/

Бәйле