Ковидка мәҗбүри кемне тикшерәчәкләр?

Бу COVID-19 белән авыручыларны барлау өчен эшләнгән.

Россиядә ОРВИ һәм аның симптомнары булган барлык пациентлар мәҗбүри тәртиптә коронавирус инфекциясенә тикшереләчәк. Бу COVID-19 белән авыручыларны барлау өчен эшләнгән. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.
— Әлеге карар баш дәүләт санитария табибының карары рәвешендә чыкты инде. ОРВИ симптомнары булган барлык пациентлар да хәзер COVID-19ка мәҗбүри тәртиптә тикшереләчәк. Бу чирне таратмау өчен эшләнелә,- дип йомгаклады Попова.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/orvi-beln-avyruchylarny-barysy-da-kovid-barlygyna-mbri-rvesht-tiksherelchk

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий