Нурисламның җидесе узды: «Әти рухына дога кылыйк…»

Кичә җырчы Нурисламның җидесе булган. Бу хакта аның инстаграмдагы рәсми аккаунтында улы хәбәр итте.

“Әти беркайчан да беркемнән дә ярдәм сорамады, барысын да гел үзе хәл итте. Дога укый белгән һәркемнең әти рухына дога кылуын сорыйм. Аның исеме – Нурислам Михаил улы. Әтинең җаны 40 көнгә кадәр безнең белән. Әйдәгез, аның рухына дога кылыйк. Бу – аның өчен башкара ала торган иң яхшы һәм кыйммәтле гамәл. Әтинең җаны барысын да күреп, шатланыр һәм кабул итәр дип чын күңелдән ышанам”, — дип язган мәрхүмнең улы.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/nurislamny-idese-uzdy-ti-rukhyna-doga-kylyyk

Бәйле