Гөлнара Тимерҗанованың машинасы поши белән бәрелешкән

Җырчының хәле ничек?

Гөлнара Тимерҗанованың зур итеп концертлар куймый башлавына ике ел икән инде. Бу хакта ул «Болгар» радиосының «Сәхнәдәш» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.

«Хәзер гастрольләргә чыкканым юк. Башкортстандагы соңгы гастролем бик аяныч тәмамланды. Юлда машинама поши менде. Машинам челпәрәмә килде. Үзебез чак кына исән калдык. Менә шушы вакыйга белән мине Аллаһы Тәгалә туктатты дип аңладым. Булды, Гөлнара, җитте. Йөрмә болай, өеңдә генә утыр, балаларыңны кара», — дип әйтте бугай.

Гөлнара Тимерҗанова элекке клипларында сылашып торган, ачык киемнәрдән төшүе турында да сөйләгән. «Сиңа җырларга кирәк. Без сине киендерәбез. Син риза бул, диделәр. Мин ул җырларымны хәзер карыйм. Төрле челтәрләргә куялар бит. Әй анда язалар инде әллә ниләр. „Мондый татар кызы буламы соң?“ — диләр. «Хәзер үземә фәлән миллионнар вәгъдә итсәләр дә, андый клипларда төшмәс идем», — дигән җырчы. 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-11-19/g-lnara-timer-anovany-mashinasy-poshi-bel-n-b-releshk-n-2589029

Бәйле