Раяз Фасыйхов: «Әтидә начар авыру ачыклангач дөнья җимерелгән кебек булды»

Репертуарына талымлы, сәнгатькә миссия дип караган җырчылар, кызганыч, бик аз. Шундыйларның берсе – Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Сәхнәдә күренмәве, сольный концертларының булмавының сәбәбе нәрсәдә? Тамашачы санын арттыру өчен аңа яраклашу дөресме? Шушы һәм эстрадага кагылышлы башка сорауларга ачыклык керттек. Әңгәмәдә тормышындагы табу-югалтулар турында да сөйләде.

 Раязсоңгы арада сәхнәдә сирәгрәк күренәсезМоның ниндидер җитди сәбәпләре бармы?

– Әтидә начар авыру ачыклангач һәм терелүгә өметнең булмавын белгәч, ничектер дөнья җимерелгән кебек булды. Ул бит – мине кечкенәдән җитәкләп диярлек сәхнәгә алып чыккан кеше. «Попутка» машиналарда концертларга, бәйгеләргә бара идек. Әтинең бер кулында – чемодан белән гармуны, икенчесендә минем костюм… Ул – миңа ышанган, миңа бөтен көчен салган иң кадерле кеше. Баштарак коронавирус чирен йоктырып, үпкәләренең 80 проценты зарарланды. Бик борчулы вакыт булды анысы да. Хатыным Люциянең дә әтисенә инсульт булып, урын өстендә калды. Люция сабый бала карагандай аны  тәрбияләде. Август аенда аның да гомере өзелде. Шуннан соң минем әти… Менә шундый кайгылар кичердек. Гомумән, бу ике ел, пандемия ил өчен сынау булды. Сәхнәгә чыгу, концертлар да чикләнде. Төрле проектларда катнашырга тырышсам да, сольный концертлар турында уйлыйсым килмәде. Әтине югалтуны бик авыр кичердем. Мин әле дә аның мәрхүм булуына ышанмыйм. Авылда әни белән яшиләрдер кебек. Тиздән кырыгы була, вакыт узган саен сагыш тирәнәя генә кебек.

 Сезнең һәр җырыгызчыгышыгызклипларыгыз уйланганзатлы һәм чыгымлыӘмма халыкка затлы чыгыштан бигрәкшоуҗиңел җырлар кирәк кебекБу күренеш кәефне төшерәме?

– Беркайчан да халыкка ярарга тырышып иҗат итмәдем. Башта нинди юл сайланган – шуны дәвам итәм. Үз тамашачым бар. Көчләп яраттырып булмый бит, ошатканы тыңлый, ошатмаганы юк. Әти кечкенәдән мәгънәле җырларны сайлап җырлаттыра иде. Шулай тәрбияләде. 2001 елны безнең иске мунчада «Кыр казлары» җырын уйнап күрсәтте дә, җырчы булып китсәң, шушы җырны чыгарырсың әле, диде. 2006 елны мин ул җырны түгел, ул җыр мине сәхнәгә чыгарды, танытты. Мәхәббәт турында җырларны да бик авырдан сайлыйм. Аның сүзләре дә, музыкасы да минем күңелгә ятышлы булырга тиеш. Шуннан соң гына аңа алынам.

Клипларны төшерүгә дә җентекләп әзерләнәбез. Ун елдан соң караганда да оялмаслык булсын дигән максат куеп эшлим. Бигрәк мәгънәсез, очсыз, тозсыз төшергәнбез икән дип әйтерлек булмасын. Киләчәк кешеләре, менә бит эшләргә тырышканнар, кызык алымнар кулланганнар, дип әйтерлек булсын. Шуңа күрә җырга карап тарихы языла, актерлары сайлана, һәр мизгеле уйланыла. Ә мондый эш чыгымлы була.

Һәр сәнгать әсәре кебек, ул башта синең үзеңә ошарга тиеш. Әгәр үзеңә ошамый икән, ул беркемгә дә ошамаячак. Безнең иҗат шундый. Ә инде тамашачы кемнедер күбрәк ошата икән, аның өчен кәеф кырылмый. Чөнки үз эшемне яратып эшлим. Яраткан эшнең барыбер нәтиҗәсе булачак.

 Затлы дигәннәнбер җырныңклипның уртача бәясе күпме?

– Клипларның бәяләре төрле. Монда теләсә нинди сумма атарга була. Музыкаль каналларны ачып чагыштыру мөмкинлеге һәркемдә бар. Агачлар арасында җырлап йөреп, шуны телефонга төшереп, монтажлап биреп тә була. Акча түләсәң, андый иҗатны да эфирда әйләндерәчәкләр. Махсус кинокамераларны арендага алып, утлар куеп, массовкалар оештырып, махсус эффектлар кулланып та эшләп була. Кайсы эшнең чыгымлырак, кайсының арзанрак икәнен аңлаган кеше аңлый инде. Минем өчен һәрбер клип – аерым бер сәнгать әсәре.

 Һәрвакыт «тере» тавышка җырлап буламы?

– Һәрвакыт «тере» тавышка җырлап була, әгәр тавыш һәм техник мөмкинлекләр булса. Күп кенә телевизион концертларда фонограмма кулланырга туры килә, аның таләбе шундый. Концертларда тамашачы алдында, әлбәттә, «тере» тавышка җырлыйбыз.

 «Үзгәреш җиле» фестиваленә караш бер төрле түгелӘ шулай даҗырчыга ул нәрсә бирәТукталып калсаҗырчы нәрсәне югалтачак?

– Татар телендә һәм татар сәнгатенә багышланган һәрбер чараны – фестивальме ул, конкурсмы – һәрвакыт хуплаячакмын, чөнки ул барыбер безгә хезмәт итә. Дөрес, һәр яңа башлангыч тәнкыйтькә дучар була. «Үзгәреш җиле»нә килгәндә, ул миңа ошады. Анда эшләп алдым, профессиональ җырчы һәм музыкант буларак, дәрәҗәле музыкантлар белән эшләү кызык булды. Кайбер ягын хуплыйм, кайбер

ягын хуплап бетермим. Бәхәсләшкән чаклар да булды. Дәлилләр китереп аңлаткач, фикерне кабул итәләр иде. Мәсәлән, Илһам абый Шакиров җырлаган «Чулпан йолдыз» җырын үзем ничек күзаллыйм, шулай башкардым. Дөрес, фестивальдә чүбе дә күп булды. Урман кискәндә дә пычкы чүбе күп була, бу – табигый нәрсә, акрынлап «Үзгәреш җиле» дә чистарыр, сыйфаты яхшырыр әле. Мюзиклларын бик ошаттым. «Алтын Казан» шулкадәр сыйфатлы, составы да көчле, быел да тыңларга исәп тотам. Күбрәк булсын андый проектлар, фикер алышуга сәбәпче булсыннар. Һәрбер фикер үсешкә китерә ләбаса. Үземнең дә проектлар бар. Еллар әйбәтләнеп китсә, гамәлгә ашар, Алла боерса.

Кайбер җырларга кагылырга ярамыйдиләрНишләп ярамасын ди инде?! Нинди стиль барбарысын да җырлап карарга кирәкҖыр ул  җырлар өчен.

«Үзгәреш җиле» туктаса, башкасы булачак. Туктар дип ис-акыл китми. Чөнки бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел. Ләкин ул татар җырларын дөнья стиленә туры килерлек аранжировкалар белән эшләп булганын күрсәтте, яхшы үрнәкләр булды.

 Профессиональ җырчыга дәүләт ярдәме кирәкме?

– Профессиональ җырчы үзенә халык җырларын, классик сәнгатьне үстерү миссиясен алган булса һәм катлаулы хәлдә калса, әлбәттә, аңа дәүләт ярдәме кирәк. Элек бит җырчыларга фатирлар бирелгән, радиода язылган өчен алар түгел, киресенчә, аларга акча түләнгән. Дөрес, һәр чорның – үз авырлыклары. Ләкин ротация бәяләренә субсидия яки ташламалар булса, бер дә комачау итмәс иде. Дәүләт ярдәме теләсә кайсы җырчыга түгел, билгеле бер миссия алып барганнарга, тәрбия юнәлешендә эшләүчеләргә булсын иде.

 Тормышыгызда иң зур терәк кем?

– Тормышымда иң зур терәгем – хатыным Люция һәм балаларым. Шөкер, юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Терәк булырдай дусларым да бар. Ул яктан мин бәхетле. Гаиләм – ныклы тылым.

 Сүз уңаеннанкызыгыз Венера исемле икәнОстазыгыз Винера Ганиева хөрмәтенә кушылмагандыр бит?

– Кызыма Гөлсинә исеме кушмакчы идем. Үскәч, Гуляга әйләндереп бетерерләр дип әйттеләр дә, ниятемнән кире кайттым. Үзгәрми торган исем уйлый башладык. Чынлап та, Венера Әхәт кызы Ганиевада укыган вакытлар. Ә ул – минем тормышымда бик зур роль уйнаган кеше. Ә бит Венера Раяз кызы матур яңгырый дип уйлаштык та, хатыным белән шушы исемгә тукталдык. Улым исә рамазан аенда туды, аңа исем эзләп баш ватмадык, Рамазан дип куштык. Аллаһы Тәгалә үзе үк исемен җибәрде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68513/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий