Ял көннәрдә һава торышы бозылачак…

Синоптиклар фаразына караганда, ял көннәрендә – 20 һәм 21 ноябрьдә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Республикада – урыны белән юеш кар-буран, көчле җил, юлларда бозлавык, кар көртләре. Төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр, көндез -3+1 градус тирәсе булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мондый шартларда иминлек чараларын күрү зарурилыгын искә төшерә. Көчле кар-буранда бик кирәк булганда гына өйдән чыгу шарт. Машинада бары тик олы юллар һәм шосселарда гына йөрү мәслихәт.
Торак пункттан читтә адашып калсагыз, юлыгызда очраган беренче йортка кереп, кайда килеп чыгуыгызны ачыклагыз һәм буран туктагач кына юлыгызны дәвам итегез.
Ерак сәфәргә җыенучы машина йөртүчеләргә автомобильнең торышын тикшерү киңәш ителә. Двигатель, аккумуляторның ничек эшләвен барлагыз, ягулык, азык-төлек, җылы әйберләр алыгыз. Шулай ук телефон өчен зарядка, запас аккумулятор, кечкенә генә көрәк, кул фонаре, аптечка булдыру кирәк.
Көчле җил вакытында, ишек-тәрәзәләрне әйбәтләп ябып, өйдә калу зарури. Урамда калган очракта, реклама такталарыннан, алтакталар, юл билгеләре, электр чыбыкларыннан ерактарак торыгыз. Машинаны зур агачлар тирәсендә калдырмагыз.
Юлларда бозлавык булса, машиналар арасындагы ераклыкны арттырыгыз. Җәяүлеләргә дә урамда саграк йөрергә, ыжгырып килүче автомобиль алдыннан юлны йөгереп чыкмаска кирәк.
Бәлагә юлыгу очрагында ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерын – 112 номерын җыеп шалтыратыгыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68533/

Бәйле