Илназ Баһ белән Алсу Фәракшина өйләнешкәннәр?!

Интернет челтәрләрендә Илназ Баһ белән Алсу Фәракшинаның Загстан фотолары пәйда булды.

Интернет челтәрләрендә Илназ Баһ белән Алсу Фәракшинаның Загстан фотолары пәйда булды. Алсу ак туй күлмәгеннән, Илназ да матур бәйрәм костюмыннан. Шаһитлары Җәвит Шакиров һәм Фәридә Төһвәтуллина.

Тамашачыларыбызга серне чишәсебез килә. Бу — ТНВның, Яңа ел бәйрәменә төшерә торган, мюзиклыннан бер күренеш.

Мюзиклда Республиканың танылган артистлары Лэйна, Илназ Баһ, Илнар Миранов, Рифат Зарипов, Алсу Фаракшина һәм башкалар катнаша. Шулай ук, сез яраткан ТНВ алып баручыларын да күрә алачаксыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-ba-beln-alsu-frakshina-ylneshkn

Бәйле