Танылган халык артисты вафат

Актер өч тапкыр вакцина да кадаткан булган.

Бүген төнлә Россиянең халык артисты Валерий Гаркалин вафат булган. Артист октябрь башында Коммунаркага кергән иде. Кызының сүзләренә караганда, Гаркалинның йөрәк белән проблемалары булган. Шунысы да бар, артист өч тапкыр вакцина да кадаткан булган. Хастаханәдә Гаркалинның хәле әле начарайган, әле яхшырган. Соңгы көннәрдә инде ул ИВЛга тоташтырылган була. Кичә исә бер-бер артлы төрле органнары эшләми башлаган.

Урыны җәннәттә булсын!

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/khalyk-artisty-vafat-koronavirustan

Бәйле