Лилия Кадыйрова: “Андый яралар төзәлми”

Бүгенге кунагыбыз — “Китап” радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

— Лилия, кайда, нинди гаиләдә үстең? Балачагың бәхетле булдымы?

— Мин Яр Чаллы шәһәрендә тудым да, аннары без Актаныш районы Күҗәкә авылына күченеп кайттык. Әти-әни бергә торганда, балачагым бик матур узды дип әйтә алам. Әтиемнең әнисе Ләлә әбием, әбинең әнисе Нурия әбием, әти, әни һәм мин бергәләшеп яшәдек. Икенче урамда әниемнең әнисе Наҗия әбием яши иде. Аңа барып, каймак һәм бал белән чәй эчә идем. Ул вакытта әниемнең бертуган абыйсы да авылда яши иде. Ат белән турыбыздан узганда, гел арбага утыртып үзләренә алып китә иде. Ләлә әбием мине шигырь сөйләргә, җырларга өйрәтә иде. Язга чыгуга, бездә Сабан туена номер әзерләү башлана иде. Яңа еллар, 8 март бәйрәмнәре гел бергә, зур гаилә белән җыелып, җырлашып, көлешеп үтте. Аннары барысы да бетте…

— Ни өчен әти-әниеңнең юллары аерылды? 

— Әти белән әни миңа 7 яшь булганда аерылышты. Мин кечкенә идем. Әти-әнинең, ике әбиемнең куенында иркәләнеп үскәч, дөньяда проблемалар юк, бар да яхшы дип уйлый идем. Аларның ник аерылганын, ничек аерылганын хәтерләмим. Аерылышкач, икенче көнне әни “мәктәптән Наҗия әбиеңә” кайт, диде. Мин һәрвакыт ике якны да тигез күрдем. Бүгенгә көнгә кадәр ике әбиемә дә кунакка кайтам, кечкенә чагымнан ук шулай булды. 

— Берничә ай элек әниеңне югалткансың икән…

— Бу елның июнендә әни китеп барды. Берни әйтмичә, бәхилләшмичә, саубуллашмыйча. Үлемен сизмәгәндер дә бәлки. Якын дусты: “Гөлчирә, ябыктың, алай-болай сизенмисеңме?” дип сораган булган. “Юк, Алла боерса, тереләм”, дип җавап кайтарган. Авыр булды, бу авыртуны әле дә җибәрмәдем. Андый яралар төзәлмидер, күрәсең. Әле беркөнне генә төшемә керде. «Әни, безгә бит сине вафат» дип әйттеләр дим, дәшми. “Мин бит сине юксынып шундый еладым, ярый әле дөрес хәл булмаган”, дидем. Дәшмичә тыңлап торды да, аннары гөл бүләк итеп юкка чыкты. Хәзер фәрештәм бар, дип әйтә алам инде. Исән булганда, кеше белән сирәк күрешәсең. Ә киткәч, ул һәрвакыт, гомергә синең белән бергә йөри, йөрәк түрендә.

— Әтиең белән аралашасыңмы?

— Әлбәттә, әти белән аралашабыз. Шушы еллар дәверендә миңа кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Ул өйләнеп, Чаллыдан ерак булмаган бер авылда яши. Әнине озатырга кайтты…

— Лилия, хезмәт юлыңны кайда башладың?

— Мин Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым. Белгечлегем буенча — режиссер. Икенче курста укыганда, кастинг аша “Татар радиосы”на эләгеп, шунда эшли башладым. Шуннан бирле радио, телевидение, иҗат, сәхнә белән тыгыз бәйләнештә.

— Ә “Китап” радиосына ничек эләктең?

— “Китап”ка баш мөхәррир Алмаз Тагирович чакырды. Без күптәннән таныш. “Китап” радиосына бер-ике шигырь укырга килгәч, эшләп карарга тәкъдим ясады. Бүгенге көндә бергәләп радионың исемен брендлаштыру өстендә эшлибез. Кыска вакыт эчендә әллә ничә уңышлы проектлар ясадык. 

— Очрашып йөргән кешең бармы? Гомумән, сиңа нинди егетләр ошый?

— Бүгенге көндә очрашып йөргән егетем, әмма аралашкан егет бар. Егет кеше үз сүзендә тора белергә, җаваплылык алырдай, һәм бәлки минем янда эмоциональ яктан тынычрак булырга тиеш. Алайса, ике ураган бер-беребезгә бәрелеп үләргә мөмкинбез.

— Иң зур хыялың нинди?

— Иң зур хыялым — Америкага яшәргә күченү. Бу хыялым өчен әбиемнән бер эләкте инде миңа. Бу язманы күргәч, тагын шалтыратып ачуланыр инде…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-kadyyrova-andyy-yaralar-tzlmi

Бәйле