Казан автобусларында тыныч «сугыш» башланды…

Казанда 31 номерлы автобус пассажиры, QR-кодны күрсәтүне сорагач, кондукторның йөзенә газ баллоныннан сиптергән.

Әлеге хәл Әмәт метро станциясе янында килеп чыга.
Транспорт хезмәткәрләренә һөҗүм дәвам итә — Казанда 31 номерлы автобус пассажиры QR-код күрсәтүне сораганы өчен кондукторның йөзенә газ баллоныннан сиптергән. Башта ир-ат хезмәткәргә документларын күрсәтү турындагы үтенеченә җавап итеп китереп суга, шуннан соң баллончигын тартып чыгара һәм газ сиптерә. Урынга ашыгыч ярдәм табибларын һәм полиция чакырталар.
Социаль челтәрләрдә моңа карата тавыш купты, күбесе:
«Башланды…»
«Кондуктор булып кем эшләргә тели»
«Ирек мәйданына чыгар идем һәм моны уйлап тапкан кешегә канәгатьсезлек белдерер идем. Ни өчен ул кеше үз эшен башкаручы гади кешегә карата үзенең канәгатьсезлеген белдерә?», дип яза.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kazan-avtobuslarynda-tynych-sugysh-bashlandy

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий