«Мин үги бала икән…»

«Мин үги бала икән…»

«Тиздән «Әниләр көне» билгеләнәчәк. Шушы көн җитсә, күңелдә аңлатып җиткерә алмаслык хисләр дулый.

Беренчедән, инде үземнең ике бала әнисе булуыма шатланам. Бу көнне миңа өйдә аеруча зур кадер-хөрмәт күрсәтелә. Ирем дә чәчәкләр күтәреп кайтырга онытмый. Шул ук вакытта күңелемдә үземнең әниләремә карата төрле хисләр кайный…

Мин гаиләдә бер генә бала булып үстем. Шулай булса да, әллә ни иркәләнүне тоймадым мин. Әти бик кырыс кеше иде, аның янына якын килергә дә курка идем. Әнием дә назлап, иркәләп тормады. Әмма әтидән йомшаграк иде. Хәер, алар бер-берсенә дә шундыйрак мөнәсәбәттә иде инде, шуңа да бу хәлләр ул вакытта миңа гадәти булып күренде.

Әти гомер буе водитель булып эшләде, әни бер кунакханәдә җыештыручы иде. Инде үсеп, кияүгә чыгып, үзем әни булсам да, әни белән мөнәсәбәтләр якынаймады. Мин аларны барыбер яраттым, әле дә зур хөрмәт белән карыйм, шуңа да еш кына аларга барып, нинди дә булса ярдәм күрсәтергә тырышам.

Икенче балама йөкле чакта әни миңа көтелмәгән серне ачты — мин аларның кызы түгел икән… Әти белән өйләнешкәч, аларның озак еллар балалары булмаган. Инде гаилә аерылышыр чиккә җиткәч, балалар йортыннан сабый алырга була алар. Миңа әле яшь тә тулмаган булган, шуңа балалар йортында яшәвемне хәтерләмим дә. Әти белән әнинең миңа, бер-берсенә карата ни өчен шулкадәр суык булуларын да аңлыйм хәзер — бәхетсез булган алар… Әнинең бу серне миңа ачуы да очраклы түгел иде инде, үзе әни була алмагач, минем бәхетемә көнләшкәндер…

Мин — инде 34 яшьлек хатын. Тормышымда барысы да яхшы кебек. Тик шушы сер тынгылык бирми: үземнең әнием турына берни дә белмим. Аны эзләп тапсам, ни буласын да фаразларга куркам. Ә шулай да әнинең җылы кочагында бер генә булса да назланасым килә… Әниләр бәйрәмендә бу хис тагын да көчәя…», — дип язган бүген социаль челтәрләрдә бер хатын.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-11-22/min-gi-bala-ik-n-2592105

Бәйле