- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Кызны чит өлкәдә таптылар.
Уфада яшәүче мәктәп укучысы өйдән качкан. Бу хәлгә үсмернең Ульяновск өлкәсеннән 29 яшьлек егет белән очрашу теләге сәбәпче булган.
Аринаны (исеме үзгәртелде) 2 көн элек югалтканнар. Аның югалуыннан соң әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән, эзләүләргә кушылган волонтерлар кызны бөтен Башкортстан буенча эзләгән. Ә бу вакытта ул республикадан читтә булган инде.
Тикшерүчеләр Димитровградта 13 яшьлек качкынны яшь егет компаниясендә тапканнар. Аринаның анда ничек эләгүен хокук сакчыларына ачыкларга туры киләчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-11-23/13-yashlek-kyz-s-yg-ne-yanyna-kachkan-2594036
–
–