«Өч ел урын өстендә яттым…»

Танылган җырчы Ризат Рамазанов — үзебезнең кияү, ул Караидел кызы Зинираны яр иткән. Сәламәтлеге мактанырлык түгелме әллә?

«… Бервакыт аякка баса алмый башладым, — дигән ул бер әңгәмәсендә. — 6 яшемдә табиблар «Пертеса авыруы» дигән диагноз куйды. Өч ел дәваханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә — шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау булды… Өч ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мүкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары — тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем.

Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: «Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде», — дидем. Мендем. Аннары: «Эх, велосипед белән менәргә иде», — дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә…Ходаема мең рәхмәт!»

Максатчан булып үскәнгә, Караиделнең чая кызын үзенә караткан икән егет. Сәламәтлек, гаилә бәхете телик аңа.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-11-29/ch-el-uryn-stend-yattym-2599483

Бәйле