Чүпрәледән йөзъяшәр Шәрипҗамал әби яшьлегендә трактор белән җир сөрүдә йөргән

-- Лейла

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Шәрипҗамал Җамалетдин кызы Мәүлетовага, сөбеханаллаһ, машаллаһ, дип карарлык. Бик озын-озак – 100 ел яшәсә дә аның сәламәтлеге дә әле зарланырлык түгел, хәтеренә яшьләр кызыгырлык.

Менә бу медальләрне миңа бит эшләгән өчен бирделәр, — диде ул горурланып, бүләкләр күтәреп үзен котларга килгән район башлыгы Марат Гафаровка.

Район башлыгы исә аңа Россия, Татарстан Президентының Котлау открыткаларын, үз исеменнән тәбрикләү һәм чәчәкләр тапшырды.

Бер гасырлык гомер дигәчтән үк күз алдына иң беренче ил кичергән вакыйгалар килеп баса. Шәрипҗамал әби дә шуларның барысы эчендә дә кайнаган. Илдәге һәр тетрәнүләр, үзгәрешләр аның нәселе язмышына кайчакта кара тасма булып та яткан. Бай, тырыш, уңган нәсел хуҗасы була әтисе – кулак дип, мал-мөлкәтен тартып алалар. Колхозга кермәгән өчен соңгы уч ашлыкларын төяп чыгалар. Ә әти кешенең колхозга бик керәсе килми шул, керсә нужа тарта-тарта җыйган байлыгын бүлешәсе, атларын, сыерын уртак итәсе, ул кояш белән бергә торып басуга киткәндә тәмле йокы симертүче авылдашлары белән беррәттән эшләп йөрисе була бит. Әмма чарасы калмагач, терлек абзарында яшәргә мәҗбүр булгач, балалары да бик сорагач кына ата кеше – кәнсәләргә барып гариза яза. “Шуннан соң бераз сулыш алып, яшәп киттек”, ди Шәһипҗамал әби.

Әбинең гаилә хәленә килгәндә исә, барлык белән үскән, горур һәм бик көчле булып тәрбияләнгән кыз үзенә тиң ярны таба да алмый кебек. Кияүгә чыгып карый, анысы. Кызы Сания туа. Ирен сугышка алалар. Тик ни өчендер әти булган кеше сугыштан әти-әнисе йортына кайта. Шәрипҗамалын чакырып карый-каравын, әмма анысы шулкадәр көтеп тә үз өенә кайтмаган ирен кичерә алмый – бармый. Юктан гына бозыла шулай тормыш. Шәрипҗамал апа бәхетен тагын сынап карый – Тинчәле авылы ир-егетенә барып карый. Аның белән Баязитларына гомер бирәләр. Әти кеше үз улын бик яратса да, үги кыз Санияне кыерсыта. Ана кешенең дә йөрәге моны күтәрә алмый, анда төзегән тормышны ташлый да, ике баласын ияртеп,  үз авылына кайта. 

– Бик тырыш, шул ук вакытта бик кырыс та иде безнең әни, — дип сөйли кызы Сания. –Бөтен яшьтәшләрем Ульян каласына киткәндә, мин дә шунда барып эшкә урнашыйм әле дигән идем, кая ул! Авылдан мине карамас өчен качасыңмы, дип бер генә әйтте. Башка ул турыда уйлап караганым да булмады, — ди.

Тик үкенми Сания апа авылдан китмәгәненә. Авылдашы белән тормыш кора, биш бала үстерә, өйләр салалар, гомере буе колхозда эшли һәм, билгеле инде, гел әнисе янәшәсендә була.

Сания апа сүзе – кырыс булгандыр ак әби дә. Кырыс, көчле булмаса, ирләр һөнәрен үзләштереп, тракторда җир сөрә алмаган булыр иде, авылдагы барлык ир-ат сугышка кубарылып чыгып киткәннән соң тәүлекнең 20 сәгатен молотилкада ашлык суктырып уздыра алмаган булыр иде… Хаклы мактана Шәһипҗамал әби орден-медальләре белән – аларның барысы да ул елларда тир түгеп, икешәр смена эшләп, шул ук вакытта балаларын да читкә тибәрмичә, аларның көнен дә кайгыртып алынган, яуланган.

Йөзъяшәр Шәрипҗамал апа җиде ел элек кенә әле кызына күченеп килгән. Кызы Саниянең исә биш баласы. Алар, дөрес, читтә яши. Янында улы гына калган. Шуңа да карамастан, кызлар һәр атна диярлек кайтып әбиләрен мунча кертеп, нигездәгеләрнең хәл-әхвәлен белешеп, кирәк яракны кайтарып торалар. Әбинең юбилей көнендә дә алар өйдә иде. Берсеннән-берсе уздырып истәлекләре белән уртаклаштылар – сөйләмнәрендә гаиләнең өлкәннәрен яратулары ярылып ятты. Шәрипҗамал әбинең исә бүгенге көндә баласының балалары –сигезәү, аларның балалары 14әү булган, оныкларының оныгы да икәү икән инде(!). Шулай итеп, үзе һәм үзеннән соңгы бишенче буын вәкилен дә күрергә насыйп булган әбигә.

Сәламәтлегең, караучы-тәрбиячеләрең булып шулай картаюны бәхет дими, ни диярсең?!

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/sh%D3%99hesl%D3%99r/ber-gasyrlyk-gomer-kichknd
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий