Укытучы өч укучысын харап иткән

Ул машинасы белән поезд астына барып кергән.

Алтай краенда кар чистарту поезды җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Коточкыч һәлакәттә 8 яшьлек өч бала – ике малай һәм кыз һәлак булган.

Җиңел машина руле артында 43 яшьлек мәктәп укытучысы була. Ул дәресләрен кичектергәннән соң, балаларга автобусны сәгать ярым көтәргә туры килгәнлектән, үз машинасында кайтарып куярга уйлаган.

Укытучы авыр хәлдә хастаханәдә ята. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың исән калуы да мәгълүм, ул да авыр хәлдә. Хәзер укытучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/69272/

Бәйле