Чаллы студентлары транспортта йөрү өчен 10 мең сум акча ала алачак

-- Лейла

Чаллы студентлары уку йортларына барып җитү өчен 10 мең сум акча ала алачак. Транспорт гранты чит ил студентларына да биреләчәк.

Татарстан студентларының уку йортына кадәр җәмәгать транспортында барып җитәр өчен акча алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку йортының иҗади һәм фәнни эшчәнлегендә үзләрен актив күрсәткән, “5”легә генә укучы студентлар транспорт гранты ала алачак. Быел Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Алабугада бер кешегә бер тапкыр бирелә торган түләүләр суммасы 10 мең сум тәшкил итәчәк. Конкурста катнашу һәм түләүләр алу өчен студентлар транспорт гранты алуга гариза бирергә һәм кирәкле документларны җыярга тиеш.

Чыганак: https://tvchelny.ru/

Бәйле