Шамкай. Аның артист булуы да кызыклы һәм гыйбрәтле…

Кызык бит, әйеме, шушы сүзне язып куйсаң, татар дөньясындагы бер шәхес күз алдына килә дә баса. «Халык артисты» дигән дәрәҗәсен дә, исемен әйтү дә кирәк түгел, дөнья йөзләрендә бер Шамкай ул. Минтимер ага Шәймиев әйтмешли: «Шамкаев булмаса, Шамкай да булмас иде». Беренче Президентыбыз «Шамкай» дигән сүзгә аерым мәгънә салып әйткән. Бу сүз һәркемне елмаерга мәҗбүр итүче җыелма бер образны гәүдәләндерә кебек тә әле.

Без быел бакыйлыкка күчкән актер Рәшит Шамкаев турында ниләр беләбез соң? Берни дә белмибез. Хәтта сәхнәдәше Әзһәр Шакиров та аны соңгы юлга озатканда: «Без аны белеп бетермәгәнбез», – дигән. Бу әйтелергә тиешле сүзләр генә түгел, Әзһәр абый Рәшит Шамкаевның бөтен иҗат юлын, тормышын янә күз алдыннан үткәргәндер.

Әмма Шамкайны шактый ук якыннан белүче бар, ул – Алмаз Хәмзин. Һәм бу язма шактый ук дәрәҗәдә Алмаз белгән Шамкай турында булыр. Кеше белән тиз аралашса да, һәркем белән ачылып сөйләшмәгән Шамкай, ә Алмаздан күңелендә йөргәннәрне яшермәгән. «Биш татар» төркеме белән концертлар куеп йөри башлагач бигрәк тә якынаеп киткән алар. Тормышындагы иң күңелсез вакыйгалар турында да уйнап-шаяртып сөйли торган булган Шамкай.

Булачак артистның әле бала чагында ук, халыкча әйтсәк, «җүләрләр йорты»на эләгүен кем генә белә икән?! Авылда чагында җил-давыл чыгып, башы белән ташка бәрелгәч һәм җил белән ауган киртә арасында калгач, Рәшитнең мәктәптә укуы начарлана, үз-үзен тотышы үзгәрә. Шуннан моны психодиспансерга алып киләләр. Ә Шамкай бу хакта: «Җүләрләр йортында мине шундук үз иттеләр. Миңа ертык бер тельняшка бирделәр дә, диспансер ишегалдында җир тирәли сәяхәт башладык. Тельняшка кию турында балачактан ук хыялланган идем, башым күккә тиде. Сәяхәт вакытында укымышлы җүләрләр ниндидер диңгез-океаннарны, утрауларны атый. Тора-бара безгә врачлар да кушыла башлады», – дип Алмазга көлә-көлә сөйләгән. Әлбәттә, «сары йорт»та озак тотмыйлар Рәшитне. Малай тиз терелеп чыга, мәктәптә әйбәт укый.

Аның артист булуы да кызыклы һәм гыйбрәтле. Авылга театр килүе, клубта «тере артистлар»ның спектакль уйнаулары аңа шулхәтле нык тәэсир итә: Рәшит бөтенләй башка дөньяда, театр дөньясында яши башлый һәм үзенә: «Барыбер артист булам!» – дип сүз бирә. Казанга театр училищесына килә. Әмма комиссияне аның мишәрчәсе сагайта. Ул  – Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы егете. Сүз уңаеннан гына әйтим, шагыйрь Зыя Ярмәки, күренекле музыкант Рөстәм Вәлиев белән якташ ул. Чыкылдаган мишәр. Теле белән татар сәхнәсенә менү мөмкин эш түгел. Шулай да: «Ярар, телеңне төзәтербез», – дип училищега алалар Рәшитне. Әмма сәхнәгә менү һаман тоткарлана, театрда сәхнә эшчесе, китапханәче булып эшли. Көннәрдән бер көнне дигәндәй, моңа кечкенә генә роль бирәләр. Спектакль премьерасын Мәскәүдән килгән бер режиссер да карый һәм спектакльдән соң: «Теге егетне чакырыгыз әле!» – ди. «Теге егет» Рәшит була инде. Алмаз әйтүенчә, элек рольләрне бүлешкәндә күпмедер дәрәҗәдә Мәскәү сүзенә колак сала торган булганнар. Рәшиткә шушы шаукымның файдасы тия, «штатлы» артистка әйләнә ул.

Алмаз белән күпме баш ваттык, Шамкайның төп роль башкарганын беребез дә искә төшерә алмады. Нигездә, эпизодик рольләрдә генә уйнаган икән бит егетебез. Урыс актерлары арасында «король эпизодов» дип йөртелгәннәре бар һәм аларны һәркем белә. Ни өчен? Чөнки алар берничә урында бер-ике җөмлә кыстырып та, йә бер сүз дәшмичә дә күңелгә кереп калырлык образ тудыра ала. Ирексездән театр, кино артисты Сергей Филипповны искә төшердек. Аның төп рольләрне башкаруын да хәтерләмибез булып чыкты. Ә исемен әйтүгә үзеннән-үзе елмаясы килә. Шамкай да шундый иде.

Алмаз аның турында сөйләгәндә дә көлми калмый, бүленә-бүленә көлә. Менә бер кәмит вакыйга. Нинди спектакль икәнен хәтерләми инде Алмаз, Камал театрында премьера бара. Шамкай һәрвакыттагыча эпизодта, «массовка»га якын күренешләрдә катнаша. Ул вакытта баш режиссер Марсель Сәлимҗановтан: «Мин нишләргә тиеш соң, Марсель Хәкимович? – дип сорый. «Ну… чебен тоткан бул шунда…»

Сәхнәдә ниндидер комсомол җыелышы бара, үтә җитди мәсьәлә хакында бәхәс куба. Марсель Хәкимыч сүзеннән чыгып булмый бит инде, Шамкай кулы белән кизәнеп чебен тоткандай итә. Сәхнә читендәге бер өстәл янына утыра, чебенне ут яктысына куеп карый. Аннан соң бер канатын өзә. Чебен бер канат белән очып китәргә маташа. Шамкай аны бер канатыннан күтәреп аякларын тарткалый, тән төзелешен өйрәнгәндәй итә. Тамашачы комсомол җыелышы барганын бөтенләй оныта, йөзләгән күз бары Шамкайны гына күзәтә. Китә көлү! Тамашачыга ияреп артистлар да көлә башлыйлар, ятлаган текстларын оныталар.

Премьераны өзә бит бу Шамкай! Беренче рәттә утырган баш режиссер түзә алмыйча сикереп тора да: «Занавес!» – дип кычкыра. Пәрдә ябыла, ә халык һаман көлә. Баш режиссер пәрдә артына керә дә: «Ни кыланасың син, Шамкай, ә?!» – дип кычкыра.

– Соң, Марсель Хәкимыч, чебен тотарга үзегез куштыгыз бит!

Баш режиссер аның бу сүзенә каршы ни әйтергә дә аптырап: «Әй!» – дип кулын селки дә китеп бара.

Шамкай катнашкан спектакльләрдә мондый хәлләр әледән-әле булгалап тора. Кайберәүләр артистның кыланмышларын «маймыллану» дип тә кабул итәләр. Ә Алмаз: «Шамкай мезансценалар кую остасы иде, спектакль барганда иҗат итә иде ул, мондый талант һәркемгә дә бирелми», – ди.

Алмаз сөйләгән тагын бер гыйбрәт турында языйм әле. Авыл сәхнәсендә – сәхнә арты декорациясе. Актерлар тамашачы алдына чыгарга әзерләнә. Элек авыл сәхнәсендәге пәрдәләрдә тишек булмый калмый иде. Актерлар үзара сөйләшеп-киңәшеп, өс-башларын төзәткәләп халык алдына чыгарга әзерләнгәндә, Шамкай исә пәрдәдә бер тишек «табып» залны күзәтә. Ыштанын күтәргәләп арт шәрифләрен кашып-кашып ала. Халык тәгәри-тәгәри көлә. Ә Шамкай, нигә көләләр болар, дигән сымак гаҗәпләнеп, бик җитди кыяфәт белән залга карап-карап ала. Халык тагын да катырак көлә башлый. Ярый әле бу очракта спектакль өзелми, күрәсең, тамашачы Шамкайның кыланмышларын шулай тиеш дип, режиссер куйган мезансцена дип кабул иткән. Ә Шамкай роле (нинди роль булсын инде ул!) онытылмаслык бер вакыйга булып истә кала.

Шамкай театрга бераз үпкәләп тә китте кебек. Әмма үпкәсен беркемгә дә сиздермәде, зарланып сөйләп йөрмәде. Дөрес, миңа «Биш татар»дан бик канәгать булуы, фатирлык акча эшләве турында әйткәне бар иде. Ярымподвалда яшәгәндә салкын тидереп, бер улы да үлгән иде аның. Монысын да сөйләп йөрмәде. Алмазга Болакның тимер коймалары өстенә ятып елавын сөйләгән булган үзе. Үтеп барган бер хатынның, аның янына килеп: «Нәрсә булды, сезгә нинди ярдәм кирәк?» – дип әйтүен дә сөйләгән. Әмма, гадәттә, бар кайгыларын күңеленә бикләп яшәргә тырыша иде ул. «Биш татар»да таланты тагын да ачылган. «Бездә бит артык чикләү, монысын сөйлә, тегесен сөйлә!» – дип әйтү юк иде. Шамкай бары тик: «Ничә минут чыгыш ясыйм?» – дип кенә сорый иде. Сәгатьләр буе сәхнә тота ала иде ул», – ди Алмаз. Әйе, тормышы бик җиңел булмаган Шамкайның, «Суфиям, Суфиям» дип кенә торган хатыны да үлеп киткән, анда да олы кайгысын яшерә алган. Сүз уңаеннан әйтик әле: Шамкайны Суфиясе янына, Арча районы Түбән Оры авылы зиратына җирләделәр.

Алмаздан: «Яңадан «Биш татар» төркеме оештырырга ниятләсәң, кемнәрне чакырыр идең?» – дип сорадым. Уйга калды ул. Яшьләр арасында талантлар бар, Шамкай урынына да кеше табып булыр, әмма ул инде Шамкай булмас иде», – диде Алмаз. «Биш татар»да, гомумән, һәрберсе шәхес, хәтта фикер каршылыклары булса да, алар бер йодрык иде һәм бу йодрыкта йомры сүзнең, сатираның көч-куәте сизелә иде. Ә хәзер, Алмаз фикеренчә, бүген чын юмор һәм чын сатираның урыны – ишек төбендә.

– Шамкай онытылырмы? – дим Алмазга.

– Бөтен кеше онытыла, зур җитәкчеләр дә, сәясәтчеләр дә. Ә Шамкай күңелләрдә озаграк сакланыр әле, – диде ул.

«Ни өчен?» – дип төпченеп тормадым. Ә озак саклану безгә, татар хәтеренә бәйле.

Мин үзем аны еш искә төшерәм. Төскә-биткә әллә ни булмаса да, ул: «Дөньяда миннән чибәр кеше юк, үзегез күреп торасыз», – дип тамашачыны көлдереп алырга ярата иде, кесәсеннән тарак чыгарып йөнтәс кашларын тарап алыр иде. Һәр хәрәкәте үлчәнгән, уйланылган иде аның. Татар театры, татар эстрадасының аерым бер чоры, һичшиксез, Шамкай исеме белән бәйле. Ә шәхесләрнең гомерен озайту безнең – каләм әһелләренең изге бурычы дип саныйм. Бу истәлекләрне дә шушы уй белән яздым.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/69378/

Бәйле