Казанда куар-кодсыз эшләүче татар хатын-кызлары ачкан кафега басым бара [видео]

-- Лейла

Кем анда Татарстан президенты эшмәкәрлекне үстерә, кешеләргә ярдәм итә дигән иде? Карагыз ничек рәсми ТВ, сайтлар, форма кигән адәми затлар белән кеше өчен эшләүче кафега басым бара!

Бу инде икенче көн шулай, ике татар хатыны булдырган эшкә, вакцина ясаткан эшмәкәрләргә дә нинди мөнәсәбәттә бит алар!

Әгәр мондый батыр йөрәкле эшмәкәрләр, батыр татарстаннар күбрәк булса, күптән куар кодларны бетерерләр иде!

— Менә минем документларым. Алар бөтенесе дә тәртиптә, бөтенесен дә ирекле рәвештә салым инспекциясеннән алырга була, — дип сөйли кафеда директор ярдәмчесе булып эшләүче бер туташ. — Менә күпме кеше җыелды. Алар бөтенесе дә без — хатын-кызларны тикшерергә, бездән сакланырга килгәннәр.

Вакцина ясатканнар бит инде, кешечә эшлиләр, ни җитми бу хакимияткә, нәрсәгә утыра ул анда иптәш Миңнеханов президент булып үз халкын да конституция буенча якламагач?!

Бәйле