Татарстанда беренче сыйныфка электрон чират аша да язылып булачак

-- Лейла

Татарстанда яшәүчеләр өчен 2022 елның апрелендә баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп булды.

Аннары ата-аналар биш эш көнендә мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде.

Теге яки бу мәктәпкә кабул итүдә укучының өстенлекле хокукы күрсәтеләчәк. Мисал өчен, әгәр баланың өлкән абый-апалары бу мәктәптә укыса яки бала бу мәгариф учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәсе, аның өстенлекле хокуклары бар. 

http://shahrichalli.ru/

Бәйле