Чаллының 27нче комплексында өлкән яшьтәге бер әби бик аяныч шартларда гомер итә. Бер-ике ел элек ул инсульт кичергән булган, шуның нәтиҗәсендә хәзер гәүдәсенең сул як өлеше хәрәкәтләнми.
Бүгенге көндә әби өч бүлмәле фатирның идәнендәге матраста ятарга мәҗбүр. Янында буш тәлинкә, ашарына да, эчәренә дә юк. Фатирда – начар ис, бүлмәләрдә – тәртипсезлек. Өстәвенә, балкон ишегенең тәрәзәсе ватылган, кухняда буш шешәләр аунап ята, раковина һәм өстәл тулы пычрак савыт-саба.
Әби малае карамагында яши. Тик ул авыру анасына кадер-хөрмәт күрсәтер урынга спиртлы эчемлекләр куллана. Бу гына да түгел, өенә теләсә кемне кертеп, кәеф-сафа кора. Йорттагыларның сүзләренә караганда, алар төне буе кычкырышып, сугышып чыгалар. Ярый инде күршесе ара-тирә әбинең хәлен белешеп тора, ашарына да кертә.
ТОС җитәкчесе кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән: социаль хезмәтләргә дә, полициягә дә. Ни кызганыч, бүгенге көнгә кадәр бернинди үзгәреш тә юк. Улы опекун булгач, алар бернәрсә дә эшли алмыйлар. Аны дәвалап та, эшкә урнаштырып та караганнар, тик ул кабаттан эчә башлаган. Ә кайчандыр әнисе дә, үзе дә шәһәрдә танылган табиблар булганнар.
Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kartlyk-knend-idnd-yoklarga-mbr-shrdshebezg-yardm-kirk